tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны башланды
Татарстанда «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны башланды

Татарстанда «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны башланды

Татарстанда «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны башланды. Ел саен уздырыла торган акция Рамазан ае кысаларында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан авырулы балаларга, аз керемле гаиләләргә һәм мохтаҗларга ярдәм итү йөзеннән игълан ителде. Традицион рәвештә нәкъ менә шушы изге айда республикабыз мөселманнары хәйриячелек өлкәсендә иң зур активлык күрсәтә, чөнки Рамазан аенда сәдака бирү бик күркәм гамәлләрдән санала. Изге гамәлләр кылу, аз керемлеләргә һәм авыруларга карата юмартлык күрсәткән өчен саваплар шушы 30 көндә күпкә тапкырлана һәм ул адәм баласын Аллаһы Тәгаләгә тагын да якынайта.

Балаларга ярдәм

Ярдәмгә мохтаҗ беренче авыру бала – Дәлил Вәлиев. Аңа 3 яшь. Бала гипертензия-гидроцефаль синдромы һәм кан тамырлары шеше белән дөньяга килгән. Өч айдан Дәлил күзләрен йома башлый. Бер яшьтә тугыз айда аңа соңгы диагноз куялар: «үз-үзеңне тотышның аутистик тайпылышы белән психо-сөйләм үсешен тоткарлау формасындагы резидуаль энцефалопатия». Әгәр малай югары сыйфатлы дәвалану алса, бу “җыелма” диагноз бетәргә мөмкин. Дәлилнең әнисе һәм әтисе баланы дәвалау өчен бөтен мөмкинлекләрне куллана, әмма курслар түләүле һәм алар бик күп. Билгеле ки, гаиләдә хәзер бердәнбер туендыручы – ул сабыйның әтисе, әмма Вәлиевлар кардәшләребезнең ярдәменә өметен югалтмый. Кирәкле сумма – 60’000 сум.

Ярдәмгә мохтаҗ икенче баланың исеме Константин Баранов. Аңа 4 яшь. Аның әнисе баланы вакытыннан алда тапкан, һәм бу, әлбәттә, сабыйның сәламәтлегендә чагылыш тапкан. Хәзер Константинда авыр формадагы ДЦП… Малайның әти-әнисе улының хәлен яхшырту өчен кулдан килгәннең барысын да эшли. Әмма бу җиңел түгел, чөнки гаиләдә әти генә эшли, ә әни тәүлек буена түләнми торган эштә – ул авыру баланы карый. Аңа өзлексез рәвештә дәвалану таләп ителә. Кирәк булган сумма – 60’000 сум. Кызганыч ки, Костяның әти-әнисенең дәвалауны мөстәкыйль рәвештә түләргә мөмкинлеге юк. Алар ярдәм сорыйлар.

Ярдәмгә мохтаҗ өченче бала – Камилла Киреева. Бу шат күңелле кызга 21 яшь. Диагнозларның тулы бер «бәйләме»нә дә карамастан, аның йөзеннән елмаю китми: ДЦП, спастик тетрапарез, 3-4-нче дәрәҗәдәге умыртка сөяге кәкрәю, күрү нервларының өлешчә атрофиясе… Камилла бу авырулар белән батырларча көрәшә, һәм бу эштә аңа кызын үзе генә тәрбияләгән яраткан әнисе булыша. Мәрхәмәтле кешеләр аларга тернәкләнү курслары узарга ярдәм итә, чөнки Фәридә ханым авыру кызын даими рәвештә карау аркасында эшли алмый. Чираттагы курс 60 ‘000 сум тора.

Ярдәмгә мохтаҗ дүртенче бала – Руфат Агаевка – 13 яшь, һәм ул елан чагып инвалидлык алган. Елан чагу аркасында ул аңын югалта. Беркадәр вакыттан соң Руфат аңына килә, шуннан соң анда физик тайпылышлар гына түгел, психик тайпылышлар да башлана. Гаиләдә, Руфаттан тыш, тагын биш бала тәрбияләнә, ә гаиләдә бары тик әтисе генә эшли, аңа әле шулай ук үзенең авыру әнисе турында да кайгыртырга кирәк. Руфат өчен чираттагы тернәкләнү курсы 60’000 сум тора, бу акча аның әти-әнисендә, әлбәттә, юк. Ул сезнең ярдәмгә мохтаҗ.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: “Иң яхшы сәдака – Рамазан ае сәдакасы”. Аллаһы Тәгалә изге гамәлләрегезне кабул кылсын!

Әлеге авыру балаларга ярдәм итүнең биш юлы бар:

Беренчесе: 7715 номерына САДАКА сүзен язып SMS-хәбәр җибәрергә. Хәбәрнең бәясе 50 сум.

Икенчесе: SMS-хәбәрдә САДАКА сүзен язарга, буш ара калдырырга һәм кирәкле сумманы язарга. Мисал өчен, САДАКА 300. Бу очракта кәрәзле телефон счетыннан 300 сум күчереләчәк.

Өченчесе: 5336 6900 3516 7669 номерлы Саклык банкы картасы («Зәкят» фонды хезмәткәре Әлмәтов Илнур Мәхмүт улы).

Дүртенчесе: акчаны счетка күчерергә мөмкин, реквизитлар түбәндә күрсәтелгән.

Полное наименование организации Благотворительный Фонд «Закят»
Сокращенное наименование организации Фонд «Закят»
Генеральный директор Марданов Булат Раифович
ИНН 1655068682
КПП 165501001
ОГРН 1091600003153
Банк ПАО «Ак барс» банк
К/с 30101810000000000805
Р/с 40703810400020000071
БИК 049205805
Юридический адрес 420111, РТ, г. Казань, ул. Лобачевского, д. 6.
Фактический адрес 420111, РТ, г. Казань, ул. Лобачевского, д. 6.
Телефон 8(987)225-33-22

В назначении платежа указать – «ДЕТЯМ»

Бишенчесе: Полное наименование организации Благотворительный Фонд «Закят»

Сокращенное наименование организации Фонд «Закят»

Генеральный директор Марданов Булат Раифович

ИНН 1655068682

КПП 165501001

ОГРН 1091600003153

Банк ОТДЕЛЕНИЕ “БАНК ТАТАРСТАН” N8610 ПАО СБЕРБАНК Г. КАЗАНЬ

К/с 30101810600000000603

Р/с 40703.810.3.62190000764

БИК 049205603

Юридический адрес 420111, РТ, г. Казань, ул. Лобачевского, д. 6.

Фактический адрес 420111, РТ, г. Казань, ул. Лобачевского, д. 6.

Телефон 89872253322

Сайт www.zakyatrt.ru

e-mail: [email protected]

Назначение платежа – “детям

Аз керемле гаиләләргә ярдәм

Моннан тыш, Рамазан аенда ТР мөселманнары Диния нәзарәте традицион рәвештә аз керемле гаиләләргә һәм мохтаҗларга азык-төлек ярдәме күрсәтә.

Исегезгә төшерәбез, узган ел, мәрхәмәтле кешеләр ярдәме белән, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды Казанның 900 аз керемле гаиләсенә 5,5 тоннадан артык азык-төлек тапшырды.

Дөньяда, илдә һәм республикабызда килеп туган вәзгыятькә карамастан, без бу социаль бурычны быел да бергә башкарып чыга алырбыз дип өметләнәбез. Өстәвенә, Татарстан территориясендә гомуми рәвештә үз-үзеңне читләштерү режимы кертелү сәбәпле, өлкән һәм ялгыз кешеләр өйдә генә тора һәм аларның азык-төлек алырга чыгу мөмкинлеге юк. Үз-үзеңне читләштерү режимы кертелгәннән алып, ТР мөселманнары Диния нәзарәтеннән азык-төлек җыелмаларын йөздән артык кеше алды. Ярдәм күрсәтү дәвам итә. Азык-төлек җыелмасына он, төрле ярмалар, көнбагыш мае, консервалар, шикәр, макарон, чәй, как һәм кәнфитләр керә.

Әгәр дә бу изге эштә катнашасыгыз килсә, сез:

1. Саклык банкының 4817 7601 6652 0787 номерлы картасына акча күчерә аласыз (картаның хуҗасы – «Зәкят» фонды хезмәткәре Борһанова Майя Атамуратовна).

2. Полное наименование организации Благотворительный Фонд «Закят»

Сокращенное наименование организации Фонд «Закят»

Генеральный директор Марданов Булат Раифович

ИНН 1655068682

КПП 165501001

ОГРН 1091600003153

Банк ПАО «Ак барс» банк

К/с 30101810000000000805

Р/с 40703810400020000071

БИК 049205805

Юридический адрес 420111, РТ, г. Казань, ул. Лобачевского, д. 6.

Фактический адрес 420111, РТ, г. Казань, ул. Лобачевского, д. 6.

Телефон 89872253322

Назначение платежа – “проднаборы”.

3.Полное наименование организации Благотворительный Фонд «Закят»

Сокращенное наименование организации Фонд «Закят»

Генеральный директор Марданов Булат Раифович

ИНН 1655068682

КПП 165501001

ОГРН 1091600003153

Банк ОТДЕЛЕНИЕ “БАНК ТАТАРСТАН” N8610 ПАО СБЕРБАНК Г. КАЗАНЬ

К/с 30101810600000000603

Р/с 40703.810.3.62190000764

БИК 049205603

Юридический адрес 420111, РТ, г. Казань, ул. Лобачевского, д. 6.

Фактический адрес 420111, РТ, г. Казань, ул. Лобачевского, д. 6.

Телефон 89872253322

Сайт www.zakyatrt.ru

e-mail: [email protected]

Назначение платежа – “проднаборы”

VIII Республикакүләм ифтар

 Дөньяда, илдә һәм республикадагы санитар-эпидемиологик вәзгыятькә карамастан, Татарстанда VIII Республикакүләм ифтар узачак. Ифтарны оештыручылар – ТР мөселманнары Диния нәзарәте, “Ак Барс Арена” стадионы һәм “Туган авылым” милли-туристик комплексы – пандемияне һәм шулай ук Татарстанда игълан ителгән ТАССРның йөзьеллыгын исәпкә алып, проект форматын үзгәртү карарын кабул итте.

ТАССРның 100 еллыгына багышланган VIII Республикакүләм ифтар “100-еллык ифтары” исеме астында узачак һәм җөмһүриятебез буенча 30 000 кешене колачлый алачак. Нәтиҗәдә, узган елгы ифтар белән чагыштырганда, аның катнашучылар саны ике тапкырга артачак. Исегезгә төшерәбез, узган елны авыз ачуда берьюлы 15 000 кеше катнашкан иде. Димәк, Татарстанда Республикакүләм ифтарлар тарихында быелгы ифтар чираттагы рекордка ирешәчәк.

Пандемия шартларында иминлекне тәэмин итү максатыннан, VIII Республикакүләм ифтар ризыкларны өйгә китереп бирү рәвешендә тормышка ашырылачак һәм халыкның бары тик мохтаҗ катлауларын гына күздә тотачак. Моннан тыш, “100 еллык ифтары” узган еллардагы кебек бер генә көн түгел, ә Рамазан ае дәвамында узачак.

Шул ук вакытта ифтарны оештыручылар барлык теләүчеләргә дә әлеге социаль әһәмияткә ия проектны гамәлгә ашыруга үз өлешен кертергә мөмкинлек бирә. Акчалата ярдәмне:

1.  7715 кыска номерына «ИФТАР буш ара СУММА» тәртибендәге текст белән җибәреп була. Мисал өчен, ИФТАР 300.

2. СБ 5469 6200 1751 2813 ( Булат Раифович М).

3. Полное наименование организации Благотворительный Фонд «Закят»

Сокращенное наименование организации Фонд «Закят»

Генеральный директор Марданов Булат Раифович

ИНН 1655068682

КПП 165501001

ОГРН 1091600003153

Банк ПАО «Ак барс» банк

К/с 30101810000000000805

Р/с 40703810400020000071

БИК 049205805

Юридический адрес 420111, РТ, г. Казань, ул. Лобачевского, д. 6.

Фактический адрес 420111, РТ, г. Казань, ул. Лобачевского, д. 6.

Телефон 89872253322

Назначение платежа – “ифтар”

4. Полное наименование организации Благотворительный Фонд «Закят»

Сокращенное наименование организации Фонд «Закят»

Генеральный директор Марданов Булат Раифович

ИНН 1655068682

КПП 165501001

ОГРН 1091600003153

Банк ОТДЕЛЕНИЕ “БАНК ТАТАРСТАН” N8610 ПАО СБЕРБАНК Г. КАЗАНЬ

К/с 30101810600000000603

Р/с 40703.810.3.62190000764

БИК 049205603

Юридический адрес 420111, РТ, г. Казань, ул. Лобачевского, д. 6.

Фактический адрес 420111, РТ, г. Казань, ул. Лобачевского, д. 6.

Телефон 89872253322

Сайт www.zakyatrt.ru

e-mail: [email protected]

Назначение платежа – “ифтар”

Ифтар ризыгы көн саен  “Ак Барс Арена» стадионы һәм «Туган авылым» милли-туристик комплексы территориясендә махсус тартмаларга тутырылачак һәм 1000 мохтаҗ кешегә адреслар буенча өләшү өчен Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фондына, Татарстан районнары мөхтәсибләренә, Казан мәчетләре имамнарына тапшырылачак. Ифтар җыелмаларын әзерләгәндә һәм аларны китереп тапшырганда оештыручылар коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау өчен Роспотребнадзор тарафыннан тәкъдим ителгән барлык чараларны да күреләчәк.

Мәчет төзелешенә ярдәм итик!

4-нче апрель көнне Ютазы районы Иске Каразирек авылы мәчетендә янгын чыкты. 2002 елда төзелгән агач бина җитди зыян күрде һәм тулысынча диярлек янып бетте. Мәчет ике авыл халкы өчен хезмәт иткән булган, әмма үз-үзеңне читләштерү режимы кертелү белән бәйле рәвештә, ябык булган.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды Иске Каразирек авылы мәчетен торгызу өчен акча җыю хакында игълан итте.

Хөрмәтле мөселманнар, дин кардәшләребез! Бу көннәрдә, коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә, мәчетләр игътибарсыз кала. Әмма, Ин шә Аллаһ, эпидемия чигенәчәк, һәм без кабаттан Раббыбызга үзебезнең борчу-мәшәкатьләребез турында мөрәҗәгать итү өчен мәчетләребезгә юнәләчәкбез. Зинһар, Аллаһы Тәгалә йорты белән белән килеп чыккан күңелсезлектән читтә калмагыз. Пәйгамбәребез ﷺ болай дигән: «Кош оясы хәтле зурлыкта мәчет төзүчегә дә Аллаһы Тәгалә Җәннәттә йорт төзер». Бергә ярдәм итик!

Финанс ярдәмен түбәндәге реквизитлар ярдәмендә күчерергә мөмкин:

1. Карта СБ 63900 262901 4626229 на имя Альметова Ильнура Махмутовича.

2. Полное наименование организации Благотворительный Фонд «Закят»

Сокращенное наименование организации Фонд «Закят»

Генеральный директор Марданов Булат Раифович

ИНН 1655068682

КПП 165501001

ОГРН 1091600003153

Банк ПАО «Ак барс» банк

К/с 30101810000000000805

Р/с 40703810400020000071

БИК 049205805

Юридический адрес 420111, РТ, г. Казань, ул. Лобачевского, д. 6.

Фактический адрес 420111, РТ, г. Казань, ул. Лобачевского, д. 6.

Телефон 89872253322

Назначение платежа – “мечеть”.

3. Полное наименование организации Благотворительный Фонд «Закят»

Сокращенное наименование организации Фонд «Закят»

Генеральный директор Марданов Булат Раифович

ИНН 1655068682

КПП 165501001

ОГРН 1091600003153

Банк ОТДЕЛЕНИЕ “БАНК ТАТАРСТАН” N8610 ПАО СБЕРБАНК Г. КАЗАНЬ

К/с 30101810600000000603

Р/с 40703.810.3.62190000764

БИК 049205603

Юридический адрес 420111, РТ, г. Казань, ул. Лобачевского, д. 6.

Фактический адрес 420111, РТ, г. Казань, ул. Лобачевского, д. 6.

Телефон 89872253322

Сайт www.zakyatrt.ru

e-mail: [email protected]

Назначение платежа – “мечеть”

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*