tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда сугышта катнашкан хатын-кызлар турында китап чыгачак
Татарстанда сугышта катнашкан хатын-кызлар турында китап чыгачак

Татарстанда сугышта катнашкан хатын-кызлар турында китап чыгачак

Февраль аеннан бирле Татарстанда сугышта катнашкан 34 хатын-кыз ветеранның гомере өзелгән. Бу хакта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Мәрхәмәт – Милосердие” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова җиткерде. Әлеге берләшмәнең онлайн рәвештә узган чираттагы җыелышында район һәм шәһәрләрдә «Сугышта хатын-кыз чалымы юк» социаль-гуманитар проектын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Мәрхәмәт — Милосердие” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова искәртеп узганча, проектның төп максаты – Бөек Ватан сугышында катнашучы хатын-кызлар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, һәлак булган фронтовикларның тол хатыннары турындагы истәлекләрне барлау. Проектта аларга социаль ярдәм күрсәтү буенча зур чаралар комплексы каралган.

Парламент башлыгы урынбасары искәрткәнчә, быел февраль аенда, проект башланган вакытта, республикада Бөек Ватан сугышында катнашкан 450 хатын-кыз исәпләнгән. Кызганыч, аларның 34 е вафат булган. «Сакланып калган барлык тарихи материалларны, документларны, географик мәгълүматларны җыю өчен һәр көнне куллану бик мөһим», — дип ассызыклады Татьяна Ларионова.

Татьяна Ларионова әйтүенчә, проект Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм иткәннән соң да дәвам итәчәк, нәтиҗәләр киләсе елның 9 маенда ясалачак. Проект Татарстаннан Бөек Ватан сугышында катнашкан һәр хатын-кызның фотосурәтләре, хатлары һәм истәлекләре кертелергә тиешле китапны бастыру белән тәмамланыр дип планлаштырыла.

– Безнең ветераннар Җиңүгә үз өлешләрен керткән һәр хатын-кыз турында истәлекләрне саклап калырга теләвебезне аңласыннар иде, аларның исемнәре бүгенге һәм киләчәк буыннарның байлыгы булырга тиеш, – диде Татьяна Ларионова.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*