tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда ТАССРның 100 еллыгы темасына журналистлар эшләре бәйгесе игълан ителде
Татарстанда ТАССРның 100 еллыгы темасына журналистлар эшләре бәйгесе игълан ителде

Татарстанда ТАССРның 100 еллыгы темасына журналистлар эшләре бәйгесе игълан ителде

Татарстанда ТАССРның 100 еллыгына багышланган журналист эшләре конкурсы игълан ителде. Бу турыдагы мәгълүмат конкурсның рәсми сайтында пәйда булды.

«Без журналистларга конкурс битендә үзләренең иң яхшы материалларын урнаштырырга тәкъдим итәбез, ә сайтка керүчеләргә әлеге кызыклы тарихлар белән танышырга һәм иң ошаганнары өчен тавыш бирергә тәкъдим итәбез», диелгән хәбәрдә.

Җиңүчеләрне 2020 елның 25 декабрендә игълан итәчәкләр, аларга бүләк һәм диплом тапшырылачак. Конкурста массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләре, аерым авторлар, авторлык коллективлары һәм төркемнәре, министрлык һәм ведомство, предприятие, оешма, Татарстан Республикасы Россия, якын һәм ерак чит илләр шәһәрләре һәм районнары муниципаль берәмлекләре матбугат хезмәте җитәкчеләре, матбугат секретарьлары, юридик затлар катнаша ала.

Конкурска 2019 елның 25 сентябреннән 2020 елның 24 сентябренә кадәрге язылган эшләрне тәкъдим итәргә кирәк.

Адилә Зиатдинова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*