tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда Ураза гаете
Татарстанда Ураза гаете

Татарстанда Ураза гаете

Быел Ураза бәйрәме – Гает көне 17 июльгә туры килә. Ураза көнендә мәчетләргә җыелып гает намазын, бәйрәм хөтбәсен уку һәм вәгазь тыңлау  иң саваплы күркәм гамәлләрдән санала.

17 июльдә Татарстанның барлык мәчетләрендә гает вәгазе иртәнге сәгать 7.00 дә башлана.  Төп бәйрәм чарасы Казанның Кол Шәриф мәчетендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында уза. “Татарстан – Яңа гасыр” каналыннан туры эфирда күрсәтеләчәк.

Гает намазы укылып, бәйрәм хөтбәсе тыңланганнан соң, мәчеткә җыйналган халык  бер-берсен, аннары якыннарын һәм башкаларны бәйрәм белән тәбрик итә. Бу көнне туганнар, дуслар белән аралашу, бер-береңнең хәлен белешү саваплы гамәлләрдән санала.

http://dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*