tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда уразага керү көне булып 18 июнь билгеләнгән
Татарстанда уразага керү көне булып 18 июнь билгеләнгән

Татарстанда уразага керү көне булып 18 июнь билгеләнгән

25 майда, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр утырышы үткәрелде. Шура әгъзалары Казанның Тынычлык мәчетенә җыелды. Сөйләшү мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә узды. Җыелышта баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм шура әгъзалары катнашты.

Хәзрәтләр рамазан ае башлану һәм тәмамлану вакытына, тәравих намазда укыла торган рәкагатьләр санына, фидия һәм фитр сәдакаләренә кагылышлы дини сорауларны тикшерделәр.

Дин әһелләре үзара киңәш тоткач һәм фикерләшкәч билгеле бер карарларга килделәр.

Рамазанның беренче көне – 18 июнь. Беренче тәравих намазы республика мәчетләрендә 17 июньдә укыла.

Рамазанның соңгы көне – 16 июль. 17 июльдә Ураза бәйрәменең беренче көне.

Җыелышта катнашучылар бертавыштан Татарстан мәчетләрендәге имамнар тәравих намазында 20 рәкагать укырга тиеш дигән фикергә килделәр.

Фитыр сәдакасы күләмен арпа һәм йөзем бәясеннән чыгып билгеләргә килешенде.

Фитыр сәдакасы арпа бәясенә карап – 100 сум, йөзем бәясенә карап – 500 сум бер кешегә.

Фидия сәдакасы – 200 сум.

Нисаб көмеш (592 грамм) бәясеннән чыгып исәпләгәндә – 18000.

Нисаб алтын 985 грамм) бәясеннән чыгып исәпләгәндә – 170000 сум.

Фидия

Рамазан аенда ураза тота алмаган кешеләр уразаларын башка айларда тота ала, уразаны бөтенләй тота алмаганнар исә фидия сәдакасе түләргә тиеш була. Фидия – ураза тотмаган көннәр өчен бирелә торган сәдака. Фидия акчалата түләнергә мөмкин.

Фитыр

Рамазан аенда фитыр сәдакасе һәм зәкәт билгеләнә. Фитыр сәдакасе бирү һәр мөселманга да вәҗеб гамәлләрдән санала. Фитыр сәдакасе мохтаҗларга бирелә. Фитыр сәдакасен мөселман булмаганнардан һәм фәкыйрьләрдән тыш, бар кеше дә бирергә тиеш. Фитырны гаилә башлыгы барлык гаилә әгъзалары һәм аның тәрбиясендә булган кешеләр өчен үзенең кеременнән түли. Ир бала балигъ булуга, фитырны үзе өчен үз кеременнән түләргә омтылырга тиеш. Андый мөмкинлеге булмаган очракта, бу бурыч гаиләдәге башка ир-атлар өстенә төшә.

http://dumrt.ru/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*