tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанга Кол Гали скульптурасын бүләк иттеләр
Татарстанга Кол Гали скульптурасын бүләк иттеләр

Татарстанга Кол Гали скульптурасын бүләк иттеләр

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка урта гасырларда Идел буе Болгарының күренекле әдибе Кол Гали скульптурасын бүләк иттеләр. Бүләкне Мәскәүдә узган Татарстан Көннәре кысаларында тапшырдылар. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Эшләнмәне Республика башлыгына автор – скульптор Александр Головачев күрсәтте.

Александр Васильевич аны Татарстанга бүләк итте. Рөстәм Миңнеханов скульптура Казан музейларының берсендә урын алачак дип вәгъдә итте.

  • Александр Васильевичның иҗатын Татарстанда яхшы беләләр. Скульптор Казанның 1000 еллыгы проектларында актив катнашты. Владимир Демченко белән берлектә ул Татарстан башкаласының Петербург урамында Николай Гумилев һәйкәлен, Казан Кремлендәге Благовещенский чиркәве янында рәссамнар һәйкәлен, ә “Меңьеллык” паркында казан рәвешендәге фонтанны ясады.
  • Александр Головачев белән Владимир Демченко Алабугадагы Марина Цветаевага, сәүдәгәр-меценат Дмитрий Стахеевка, интернационалист сугышчыларга куелган һәйкәлләр авторы.

“Кол Гали” скульптурасын ясауга урта гасыр шагыйренең иҗаты этәргеч биргән. Скульптурада шагыйрь уйчан, үзенең танылган әсәре – “Кыйссаи Йосыф” белән илһамланган итеп сурәтләнгән.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*