tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанга соңгы төркем хаҗилар кайтты
Татарстанга соңгы төркем хаҗилар кайтты

Татарстанга соңгы төркем хаҗилар кайтты

Бүген төнге сәгать 01.00 дә Казан аэропортына Татарстан хаҗиларының соңгы төркеме кайтты. Шулай итеп, республикабызның “ДУМ РТ Хаҗ” рәсми хаҗ операторы аша изге җирләргә сәфәр кылган барлык ватандашларыбыз да туган җирләренә исән-имин кайтып җиттеләр. Шунысын искәртеп үтәргә кирәк: быел барлыгы 1800 татарстанлы хаҗ кылды.

Изге урыннар белән иң соңгы булып саубуллашкан кардәшләребез автобус белән Дубайга килгәннәр, очкычка утырып башта Мәскәүгә, аннары Казанга очканнар. Әлеге хаҗиларның күбесе – Түбән Кама районыннан. Төнге 01.00 дә Казан аэропортында изге сәфәрдән кайтучыларны Түбән Кама автобус оешмасыннан бирелгән транспорт көтеп торды. Иртәнге 06.00 да кардәшләребез Түбән Камага килеп җиттеләр, аларны биредә якыннары, туганнары каршы алды.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*