tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанлылар хаҗның төп өч фарызын үтәде: алар хәзер чын хаҗилар
Татарстанлылар хаҗның төп өч фарызын үтәде: алар хәзер чын хаҗилар

Татарстанлылар хаҗның төп өч фарызын үтәде: алар хәзер чын хаҗилар

Мәккәдә изге җирләрдә хаҗ кылучы милләттәшләребезнең һәр адымы турында язып барабыз. Һәм моңарчы аларны “Татарстан хаҗилары” дип атадык. Бу шартлы атама иде, чөнки хаҗның өч шартын үтәмичә син әле хаҗи түгел. Кичә, 22 август көнне, мөселманнарыбыз Ифадә тәвафын кылды. Хаҗның 3 төп фарызы: ихрамга керү, Гарәфәдә булу һәм Ифадә тәвафы кылу. Шулай итеп, бу өч шартның барысы да үтәлде һәм Татарстан мосафирларын хәзер чын хаҗилар дияргә була.

Ифадә тәвафын кылырга милләттәшләребез Мина үзәнлегеннән төнге икедә үк кузгалды. Мәккәдә урнашкан Әл-Хәрам мәчетендә Кәгъбәтулланы 7 кат әйләнгәннән соң Мәкам Ибраһим артында ике рәкәгать тәваф намазы укылды. Сафа һәм Мәрва таулары арасында 7 кат йөрелеп сәгъи кылынды. Иртәнге намазны да татарстанлылар Мәккәнең төп мәчетендә укыдылар.

Хаҗиларның берсенең кулында адымнарны һәм чакрымнарны үлчәүче сәгать сыман гаджет бар иде. Без бүген күпме ара җәяү узганбыз икән дип кызыксынып карасалар, 15,6 километр килеп чыккан. Бүген кич әле кабат шайтанга таш атарга барасы бар. Ә бу тагын 5-6 чакрым дигән сүз. Әмма Татарстан хаҗилары зарланмый. Ә бит араларында сиксәнне узган әби-бабайлар да бар! Изге гыйбадәттә Аллаһы Тәгалә Үзе көч бирә ул.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*