tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанның Арча якташлык җәмгыяте зур тамаша үткәрә!
Татарстанның Арча якташлык җәмгыяте зур тамаша үткәрә!

Татарстанның Арча якташлык җәмгыяте зур тамаша үткәрә!

Быел Казандагы традицион очрашу Арча якташлыгы оешуга 20 ел, бөек татар галиме Шиһабетдин Мәрҗаниның тууына 200 ел тулуга багышланачак. “Арча төбәге – үткән гасырлардан алып бүгенге көнгә кадәр” шигаре астында оештырыла.

6 апрельдә 18.30да Татарстанның Арча якташлыгы Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә зур концерт-тамаша уздыра.

Концерт-тамашада Арча төбәгендә туып үскән җырчылар, шулай ук Арчада яшәп иҗат итүче сәнгатькәрләр, инструменталь, җыр һәм бию ансамбльләре катнашуы көтелә. Аерым алганда бу кичтә сәхнәдә Татарстанның халык артистлары Габделфәт Сафин, Гөлзадә Сафиуллина, Фердинанд Фәтхи, Рөстәм Закиров, Татарстанның атказанган артистлары Лилия Муллагалиева, Вәис Бәйрәмов, Лилия Хәмитова, шулай ук Илназ Бах һәм Гүзәл Идрисова, Нурзадә, “Кызлы йорт”, Илназ Гарипов, Фәрид Низамиев һәм башка танылган җырчылар якташлары хөрмәтенә чыгыш ясаячак. Моннан тыш, театр фойесында халык сәнгате күргәзмәсе эшләячәк.

Очрашуның мәртәбәле кунаклары сыйфатында РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибгатуллин, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Арча районы хакимияте башлыгы Илшат Нуриев, “Таттелеком” оешмасы генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин һ.б. вазифаи затлар чакырылган.

Белешмә өчен. Арча якташлыгы 2003 елда “Востокстройтрансгаз” оешмасы җитәкчесе Тәлгать Шиһабиев башлангычы белән оеша. Хәзерге вакытта оешманың җитәкчесе – Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов.

http://idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*