tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанның атказанган артисткасы Лилия Муллагалиева һәм баянчы Ильнур Ганиев онлайн-концерт күрсәтәчәк
Татарстанның атказанган артисткасы Лилия Муллагалиева һәм баянчы Ильнур Ганиев онлайн-концерт күрсәтәчәк

Татарстанның атказанган артисткасы Лилия Муллагалиева һәм баянчы Ильнур Ганиев онлайн-концерт күрсәтәчәк

Әлки районы “Якташлык” җәмгыяте онлайн-концертлар сериясен дәвам итә!

20 май көнне(буген), гадәттәгечә сәгать кичке сигездә Казан кооператив институтының актлар залында Татарстанның атказанган артисткасы Лилия Муллагалиева һәм “Татар моңы” конкурсы лауреаты, баянчы Ильнур Ганиев чыгыш ясаячак!

Шулай ук “Артистка иң кызыклы сорау” конкурсы дәвам итә,  пост астында артистларга сорауларыгызны калдырыгыз, иң яхшы сорауны Әлки районы “Якташлык” җәмгыятеннән бүләк көтә!

Без сезне 20 май көнне, сәгать 20:00 дә туры эфирда көтеп калабыз! Трансляция шулай ук  Әлки районы “Якташлык” җәмгыятенең ютуб каналында да барачак.

Рәхим итегез!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*