tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанның Дәүләт Советында ватандашлар мәсьәләләре хакында сөйләштеләр
Татарстанның Дәүләт Советында ватандашлар мәсьәләләре хакында сөйләштеләр

Татарстанның Дәүләт Советында ватандашлар мәсьәләләре хакында сөйләштеләр

Бүген республиканың Парламент йортында Татарстан Президенты каршындагы ватандашлар эшләре буенча Координацион Совет утырышы узды. Чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашты. Ул 2020 нче елда ватандашлар белән белән башкарылган эшләр һәм 2021 нче елга билгеләнгән планнар хакында чыгыш ясый. Аерым алганда, ул ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан оештырылган чараларга да тукталды.

Утырышта шулай ук 2019-2022 нче елларга билгеләнгән “Татарстанга үз теләкләре белән чит илдән күчеп кайтучы ватандашларга ярдәм итү” дәүләт программасының үтәлеше дә каралды. Бу хакта республиканың хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.

Татарстан вәкиллекләренең чит илләрдәге ватандашлар һәм татар иҗтимагый оешмалары белән хезмәттәшлеге хакында Татарстанның Әзербайҗандагы даими вәкиле А.Ф. Закиров һәм Татарстанның Кырым республикасы, шулай ук Севастопольдәге даими вәкиле Р.К. Шәяхмәтов җиткерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*