tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанның Дәүләт советында журналистларга телләрне саклау программасы турында сөйләделәр
Татарстанның Дәүләт советында журналистларга телләрне саклау программасы турында сөйләделәр

Татарстанның Дәүләт советында журналистларга телләрне саклау программасы турында сөйләделәр

30 гыйнварда ТР Дәүләт Советында үткән матбугат очрашуында Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев һәм Тәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин Татарстанда телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча яңа дәүләт программасы турында сөйләделәр.

Разил Вәлиев әйтүенчә, 2013 елның октябрендә кабул ителгән программа алдагы елларда эшләгәненнән аерылып тора. Беренче чиратта РФ законнары үзгәрү сәбәпле мондый программаны бу юлы җирле парламент депутатлары түгел, республика хөкүмәте кабул итә, раслый. Икенче пронципиаль аерма бүленеп бирелгән акча күләмендә. Элеккеге 10 елга исәпләнгән программага җәмгысе 124 млн рубль чамасы акча бүленеп бирелгән булса, бу юлы 7 еллык программага 1084,2 млн рубль каралган, шуларның 167 млн ы – быелгы эшләргә.

Программаны үтәү эшләре бик җиңел бармаячагы билгеле. Татарстанда 170 милләт кешесе яши, аларның һәркайсы РФ Конституциясе буенча үз телендә укырга, өйрәнергә хакы бар. Мәсьәләнең икенче ягы да бар. Разил Вәлиев сүзләренчә, әлегә хәтле Россиядә Телләр турындагы Европа хартиясен ратификацияләнмәгән. Югары белем бирү йортларында да Телләр турында закон кулланылышы, йомшак кына әйткәндә, камил түгел. Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты алдагы утырышларының берсен Казан федераль университетында барлык ректорларны чакырып үткәрергә ниятли. Шулай ук күп кенә оешмалар сайтларының татар телле версияләре булмавы, булганнарының соңга калып тутырылуы да зур проблема булып тора. Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең барысы да республикадагы ике дәүләт телен дә белмәвен Разил Вәлиев “слабая мотивация” белән аңлатты. Туган телдә белем алу процессына аяк чалучы тагын бер документ бар – ул да булса РФ мәгариф министрының бердәм дәүләт имтиханын бары тик рус телендә генә тапшырылырга тиешлеге турындагы приказ.

Данил Мостафин әйтүенчә, программа 7 блокка бүленгән һәм алар бөтен сфераларны да күздә тоталар.

Матбугат очрашуы вакытында Татарстаннан читтә яшәүче татарларга ана телләрен, гореф-гадәтләрен саклап калу өчен программа кысаларында каралган чаралар турында да аерым әйтелде. Шул исәптән татар телен өйрәнүчеләрне уку-укыту әсбаплары белән тәэмин мәсьәләсе дә кузгатылды. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты исеменнән татар теле һәм әдәбияты укыту китаплары РФ Мәгариф министрлыгы исемлегенә кайчан кертелеп бетәчәге турында сорау бирелде. Министр урынбасары әйтүенчә, бу шактый катлаулы процесс, ләкин ул алып барыла. Нәтиҗәдә 51 исемдәге уку китабы легитим рәвештә Татарстаннан тыш мәктәпләрдә дә кулланыла алачак.

Матбугат очрашуын йомгаклап, Рәзил Вәлиев һәр кешене битараф булмаска чакырды, чөнки программаның өңышлы тормышка ашырылуы һәр кешенең аның үтәлешен игътибарлап күзәтеп баруына бәйле.

Рус телендә программа текстын биредә укып була.

Әлфия Миңнуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*