tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы быел узмаячак
“Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы быел узмаячак

“Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы быел узмаячак

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Курган, Оренбург, Свердловск, Төмән, Чиләбе өлкәләре, Пермь крае һәм Башкортстан республикасы татар оешмалары җитәкчеләренең онлайн конференциясе узды.

  • Конференциянең модераторлары: Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев.

Көн тәртибендә берничә мәсьәлә каралды, аерым алганда, Милләт Җыены тарафыннан кабул ителгән “Татарлар: гамәл стратегиясе”, Бөтенроссия халык санын алу, шулай ук “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” Форумы һәм Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының киңәйтелгән утырышы турында сүз барды.

Билгеле булганча, быел, илдәге эпидемиологик вәзгыятьне истә тотып, “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” Форумы уздырылмаячак. Данис Фәнис улы билгеләп үткәнчә, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының киңәйтелгән утырышы 2 декабрьдә Zoom платформасы аркылы узачак.

“Агымдагы елның август ахырында Милләт Җыены тарафыннан “Татарлар: гамәл стратегиясе” кабул ителде. Әлеге документның ике телдә брошюралары басылып чыкты. Без аларны төбәкләргә җибәрергә әзер. Сездән заявкалар көтеп калабыз”, – диде БТК Башкарма комитеты җитәкчесе.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Марс Тукаев исә конференциядә катнашучыларны Татар конгрессының киләсе елга эш планы белән таныштырды. “Пандемия үз төзәтмәләрен кертсә дә, тормыш дәвам итә. Без мөмкин кадәр күбрәк чаралар уздырачакбыз”, – диде ул.

Шулай ук киләсе елга Россия төбәкләрендә, Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашында округ утырышлары узар дип көтелә, дип белдерде Марс Рифкать улы.

Илүзә Әбелханова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*