tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының РЕЗОЛЮЦИЯ проекты
“Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының РЕЗОЛЮЦИЯ проекты

“Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының РЕЗОЛЮЦИЯ проекты

8 декабрь 2016 ел                                                                             Казан шәһәре

Соңгы елларда Татарстан Республикасы Россия Федерациясе төбәкләре  һәм шулай ук чит илләр белән актив рәвештә икътисади бәйләнешләрне үстерә һәм ныгыта. Әлеге элемтәләрне ныгытуда татар сәүдә оешмалары һәм төбәкләрнең аерым эшкуарлары үзенең лаеклы урынын алып тора. Шулай итеп, Россия Федерациясендәге һәм чит илләрдәге татар халкының туган телен, мәдәниятен, традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен саклап калу һәм ярдәм итү өчен икътисади база төзелә.

Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Республикасы рәсми хакимияте һәм дәүләт оешмаларының хезмәттәшлеге кысаларында үткәрелүче “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумнары матур традициягә әйләнде. Бу форумнарда Республиканың министрлыклары, икътисад тармагы җитәкчеләре катнашуы эшлекле элемтәләрне көйләү өчен конкрет мәсьәләләрне чишәргә ярдәм итә. Татарстан Республикасының халыкара һәм төбәкара элемтәләрен ныгытуга Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов зур өлеш кертә. Аның Россия Федерациясе һәм  чит илләргә эшлекле сәяхәтләре вакытында татар җәмәгатьчелеге һәм эшкуарлары белән очрашулар оештырыла. Мондый очрашулар төбәкләрдә һәм чит илләрдә татар җәмгыятьләренең тоткан урынын ныгытырга,  Татарстан белән икътисадый элемтәләрне киңәйтергә сәләтле, эшлекле милләттәшләрне җәлеп итәргә ярдәм итәләр.

“Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре”нең XI форумында катнашучылар Татарстан Республикасының РФ төбәкләре һәм чит илләр белән хезмәттәшлеге турында мәгълүматларны тикшереп һәм форумда чыгыш ясаучыларның тәкъдимнәрен искә алып, түбәндәге карарга килделәр:

  • татар эшкуарларының һәм сәүдә-сәнәгать структураларының өстенлекле максаты итеп, туган телне, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклау белән шөгыльләнүче милли-мәдәни оешмаларга ярдәм итүне санарга;
  • Татарстан Республикасының министрлыклары һәм рәсми оешмалары җитәкчеләреннән милли эшкуарларның тарихи ватан белән икътисадый элемтәләр урнаштыруына ярдәм итүләрен сорарга;
  • Татарстан Республикасының җитәкчелегеннән татар эшкуарларының Республикабызның икътисадый эшчәнлегендә катнашуына ярдәм итүче механизм булдыру буенча эшне тизләтүне сорарга;
  • Татарстан инновацион проектларын гамәлгә куюга татар IT тармагында эшләүче татар белгечләрен җәлеп итүче мөһим бурыч дип санарга;
  • “Иннополис” проектында катнашуга һәм IT университетта укуга сәләтле татар яшьләрен кабул итәргә;
  • IT тармагында эшләүче милләттәшләребезне балалар һәм яшьләр өчен төзелүче проектларга татар халык әкиятләре нигезендә гамәлгә куелучы интерактив уеннар булдыруга җәлеп итәргә. Шул максат белән Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында ватандашлар арасыннан сайлап алынган иң яхшы программистларны туплаучы үзәк оештыруны сорарга;
  • Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан “Татарстан сәүдә йортлары”ның эшчәнлеген тергезү буенча чаралар күрүне сорарга; сәүдә йортларының татарлар яшәгән төбәкләрдәге милли-мәдәни оешмаларга ярдәм итү буенча эшчәнлеген активлаштырырга;
  • татар эшкуарларының изге бурычы итеп тарихи һәм милли үзаң тәрбияләүче проектларда катнашуны санарга, гаилә шәҗәрәләре, татар авыллары һәм төбәкләре тарихын язуны һәм күренекле эшкуарларның һәм химаячыларның исемнәрен мәңгеләштерүгә ярдәм итәргә;
  • эшче һөнәрләр буенча “WorldSkills” 2019 – Бөтендөнья чемпионатына әзерлек кысаларында татар милли аш пешерү, кием тегү һәм милли сувенирлар әзерләү эшен активлаштырырга.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*