tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанның фольклор музыкасы дәүләт ансамбле Судан республикасына юл алды
Татарстанның фольклор музыкасы дәүләт ансамбле Судан республикасына юл алды

Татарстанның фольклор музыкасы дәүләт ансамбле Судан республикасына юл алды

Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге фольклор музыкасы дәүләт ансамбле Судан республикасына юл алды.

Татарстан сәнгать осталары ерак сәфәргә Судан Мәдәният һәм мәгълүмат министрлыгының махсус чакыруы буенча китте. 13-15 декабрь көннәрендә биредә Россия һәм Судан арасындагы сәүдә-икътисади һәм фәнни-техник багланышларына кагылышлы халыкара конференция узачак.

Россиянең эшлекле сәфәрчеләре төркемендә Казан артистлары да бар. Хартум каласында узачак халыкара конференция вакытында Татарстан республикасы фольклор дәүләт ансамбле дә чыгыш ясый. Моннан тыш татар артистлары Порт-Судан, Омдурман шәһәрләрендә сәгать ярымлык концерт тәкъдим итәчәкләр. Судан тамашачысы татарларның фольклор әсәрләре, музыка уен кораллары белән якыннан таныша алачак.

Көз көне Татарстанда узган бер халыкара чарада Суданның Россиядәге илчесе безнең чыгышларыбызны күрде. Россия күләмендә уздырылган чарада игътибар нәкъ менә татар артистларында булуы безне куандырды. Татарстан Президенты ярдәме белән оештырылган сәфәребезгә ныклап әзерләндек. Сәхнә костюмнарын, репертуарыбызны яңарттык. Унбишләп концерт номеры тәкъдим итәргә ниятләп торабыз. Ансамбльдәге егет-кызлар җырлый-бии, шул ук вакытта борынгы уен коралларында да уйный белә. Россия, Татарстан данын күрсәтергә нәкъ менә безгә ышанып тапшырганнар икән, без моның белән бик горурланабыз. Россиядә татар дигән милләт барын, аларның нинди булдыклы халык икәнен Африка халкына да таныта алуыбызга шатланабыз, – дип сөйләде ансамбльнең җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов олы юлга кузгалыр алдыннан.

Мөршидә Кыямова, “Интертат.ру” ЭГ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*