tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанның Франциядәге тулы вәкаләтле вәкиле татар диаспорасы белән очраша
Татарстанның Франциядәге тулы вәкаләтле вәкиле татар диаспорасы белән очраша

Татарстанның Франциядәге тулы вәкаләтле вәкиле татар диаспорасы белән очраша

Татарстанның Франциядәге тулы вәкаләтле вәкиле Искәндәр Йосыпов татар диаспорасы белән очраша.

22 нче февральдә булачак очрашуда катнашучылар оештыру мәсьәләләре, аерым алганда, 2014 нче елда Сабан туен уздыру турында сөйләшәчәк. Чара кысаларында тулы вәкаләтле вәкил сорауларга җавап бирәчәк. Очрашу, традицион рәвештә, чәй эчү белән тәмамлана.

Оештыручылар теләкләре булганнарны актуаль проблемалар турында сөйләшүдә катнашырга чакыра. Өстәмә мәгълүмат белү өчен, [email protected] электрон адресы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Билгеләп үтик: Франциядәге татар диаспорасы төрле чаралар үткәрә. Күптән түгел Франциядә иҗат итүче рәссам Ринат Анимаев белән очрашу булган. Шулай ук февральдә татар җәмгыяте Парижда рус мәдәнияте кичәсен уздырырга ярдәм иткән.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*