tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанның Милли китапханәсендә аудиокитаплар тәкъдим ителәчәк
Татарстанның Милли китапханәсендә аудиокитаплар тәкъдим ителәчәк

Татарстанның Милли китапханәсендә аудиокитаплар тәкъдим ителәчәк

23 ноябрь көнне 17.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында Түбән Кама шәһәрендә Халык иҗаты йорты каршында эшләп килүче «Җидегән чишмә» студиясендә язылган аудиокитапларны тәкъдим итү булачак.

Татарстан республикасы әдипләренең бай әдәби мирасын саклау, матур әдәбиятта, шигърияттә, туган якны өйрәнү һәм балалар әдәбиятында талантлы авторларны ачыклау максатыннан, шулай ук аларның әсәрләрен аудиокитап итеп бастырып чыгару өчен 2017 нче елның маенда «Түбән Кама Нефтехим – халык иҗаты йорты» оешмасы каршында «Җидегән чишмә» студиясе төзелде. Хәзерге көнгә 10 аудиоҗыентык әзерләнде: татар халык шагыйре Г.Тукай шигырьләре, язучы М.Галәү «Болганчык еллар» һәм « Мөһаҗирләр» романнары, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев әсәрләре, «Түбән Кама Нефтехим» оешмасында хезмәт куючы язучыларның проза һәм шигъри әсәрләрен туплаган «Түбән Кама. Тормыш һәм язмыш» дип аталган аудиобасма.

Аудиокитаплар  «Татарстанның мәдәни мирасы»   логотибы белән таратыла, шулай ук быелның октябрь аенда интернетта ЛитРес сайтына кертелде.

Әлеге аудиокитапларны тәкъдим итү кичәсендә мәгариф һәм мәдәният әһелләре, журналистлар, Түбән Кама төбәгеннән килгән кунаклар катнашачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*