tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанның нәни гүзәлләре “Планетаның кечкенә принцессалары” халыкара бәйгесендә җиңде
Татарстанның нәни гүзәлләре “Планетаның кечкенә принцессалары” халыкара бәйгесендә җиңде

Татарстанның нәни гүзәлләре “Планетаның кечкенә принцессалары” халыкара бәйгесендә җиңде

Татарстанның нәни гүзәлләре “Планетаның кечкенә принцессалары 2018” халыкара бәйгесендә югары титуллар яулады. Бу хакта “Татарстанның кечкенә принцессалары” балалар оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйге Болгариянең Созопол шәһәрендә уникенче тапкыр узды. Быелгы иҗади ярышта экология темасы булды. Татарстан кызлары Эмилия Гарипова (5 яшь), Дарья Никонова (8 яшь) һәм Самира Сафина (11 яшь) үзләренең хәйрия проектларын тәкъдим итте.

Бәйгедә Болгария, Көньяк Африка, Бразилия, Эстония, Венгрия, Румыния, Грузия, Һиндстан һәм башка илләрдән катнашучылар булды. Татарстан принцесслары бәйге этапларын лаеклы үтте, диелгән әлеге хәбәрдә.

Бәйге нәтиҗәләре буенча, Татарстан кызлары югары бәя алды. Сәмирә Сафина һәм Дарья Никонова “Планетаның кечкенә принцессалары 2018” амбассадорлары һәм планета экологиясен саклаучылар булды.

Иң кечкенә катнашучы Эмилия Гарипова төп бүләкне –  “Планетаның кечкенә принцессалары 2018” Гран-приен яулады.

“Татар-информ”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*