tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанның Санкт-Петербургтагы Даими вәкиллеге 2016 елгы эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясаган
Татарстанның Санкт-Петербургтагы Даими вәкиллеге 2016 елгы эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясаган

Татарстанның Санкт-Петербургтагы Даими вәкиллеге 2016 елгы эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясаган

Санкт-Петербургның “Луч-Нур” милли-мәдәни үзәгендә “Татар кунак бүлмәсе” проекты кысаларында Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими Вәкиллеге исеменнән тантаналы кабул итү узган. Чарада татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре, җәмәгатьчелек, бизнес вәкилләре, иҗат әһелләре, яшьләр, эшмәкәрләр катнашкан. Бу хакта вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

“Татар кунак бүлмәсе” –Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Тулы вәкаләтле Вәкиллеге һәм Милли әдәбиятлар кунакханәсенең уртак мәдәни-агарту проекты, ул күп еллардан бирле нәтиҗәле эшли. Кунак бүлмәсенә килүчеләрне татарларның тарихы, аларның бүгенге тормышы, шулай ук Россия һәм Санкт-Петербургтагы танылган татарларынң эшчәнлеге белән таныштыралар. Шулай ук китапханәдә татар рәссамнарының күргәзмәләре һәм мастер-класслары да үткәрелә.

Кабул итүдә Татарстанның Төньяк башкаладагы Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин чыгыш ясап, оешманың 2016 елгы эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясаган һәм киләсе елга планнар белән таныштырган.

Аның сүзләренчә, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәләренең Татарстан Республикасы белән товар әйленеше күрсәткечләре уңай динамикага ия. 2016 елда имзаланган хезмәттәшлек турындагы яңа килешү ике төбәк арасындагы мөнәсәбәтләргә яңа сулыш өргән. Даими вәкиллек ярдәме белән Санкт-Петербургның Импортны алмаштыру һәм локализация үзәгендә “Татарстан Республикасы көннәре” узган, аларда Россиянең Төньяк-Көнбатыш төбәгендәге хакимият һәм сәнәгать предприятиеләре органнары вәкилләре белән 100дән артык сөйләшү һәм очрашулар узган. Шулай ук әлеге үзәктә республиканың даими стенды да эшли. Ул Татарстанның инвестицион җәлеп итүчәнлелеге һәм икътисади мөмкинлекләре белән таныштыра. Үзәк мәйданчыгында Татарстан компанияләре Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе предпритиеләре белән хезмәттәшлек турында килешүләр имзалаган.

Татарстанның Даими вәкиллеге Санкт-Петербург, Эстония һәс Финляндия бизнесменнары делегациясенең республикага эшлекле сәфәрен дә оештырган.
Ренат Вәлиуллин вәкиллекнең ватандашлар белән эше турында да сөйләп узган. 2016 елда Төньяк-Көнбатыш төбәктә гомер кичерүче татарларның милли-мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерү максатыннан 40тан артык чара үткәрелгән.

Шулай ук ул Каюм Насыйри институтының Мәгариф-мәдәни үзәге турында да сөйләгән. Хәзерге вакытта Үзәктә ике төркем татар теле һәм татар халкы тарихын өйрәнә, шулай ук Татарстанның фәнни һәм белем бирү учреждениеләре белән видеоконференцияләр үткәрелә.

Даими вәкил искәртеп узганча, бүгенге көндә татар җәмәгатьчелеге өчен милли әдәби фонды булган дүрт китапханә эшли, алар төрле яшьтәге кешеләрнең ихтыяҗын канәгатьләндерә ала. Даими вәкиллектә татар рәссамнарының күргәзмәләре үткәрелә. Татарстан Республикасы ярдәме белән төбәкнең татар җәмәгатьчелеге “Яңа гасыр” каналы тапшыруларын карый, “Ана теле” порталы аша телне өйрәнә.

Даими вәкиллек катнашында Санкт-Петербург өчен әһәмиятле вакыйга – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры гастрольләре оештырылган. Ул Г.А.Товстоногов Зур драма театры сәхнәсендә 5-10 апрельдә узган. Петербургта Камал театры гастрольләре соңгы 20 елда беренче тапкыр оештырылган. Алар 5 спектакль күрсәткән.

19-20 июльдә Татарстан Республикасында Санкт-Петербург көннәре үткән. Ул да Даими вәкиллек катнашында оештырылган. Аның кысаларында “Казан” милли-мәдәни үзәгендә Төньяк башкалада яшәүче биш рәссамның күргәзмәсе дә эшләгән. Анда 50дән артык әсәр тәкъдим ителгән.

Ренат Вәлиуллин А.М.Горький исемендәге Сарайда Татарстан Республикасы көне һәм Санкт-Петербургта республиканың Даими вәкиллеге төзелү уңаеннан тантаналы чара уздырылу хакында да әйтеп узган. Аның кысаларында “Сөембикә” журналы белән берлектә оештырылган “Заманча татар сәнгате” күргәзмәсе ачылган, анда Татарстанның тугыз рәссамы эшләре тәкъдим ителгән.

Даими вәкил үз чыгышы азагында скульптор Әхнәф Зыякаевны Татарстан Дәүләт Советының Рәхмәт хаты һәм татар җәмәгатьчелеге активистларын Вәкиллекнең Мактау грамотасы белән бүләкләгән.

Чара азагында Төньяк башкаладагы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре дә чыгыш ясаган. Алар вәкиллекә уртак чаралар үткәргән вакытта күрсәткән ярдәм өчен рәхмәт сүзләрен җиткергән, шулай ук киләсе елга нияләнгән эшләр буенча үз тәкъдимнәрен дә әйткән.

Бәйрәм вакытында кунаклар милли ризыклардан авыз итеп, яшь җырчылар Динара Байтимерова, Динара Хафизова һәм “Нур” ансамбле чыгышын да тыйңлый алган. Чара Илдар Ягъфәровның татар телендәге “Югалту” дип аталган фильмын карау белән тәмамланган.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*