tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанның шәфкать туташы Россия буенча җиңүче булган
Татарстанның шәфкать туташы Россия буенча җиңүче булган

Татарстанның шәфкать туташы Россия буенча җиңүче булган

Бәйгегә Россиянең 44 төбәгеннән 8 номинациядә 244 эш кергән. “Иң яхшы медицина шәфкать туташы” номинациясендә икенче урынны Балалар республика клиник хастаханәсендә палата шәфкать туташы булып эшләүче Фирдәүсә Фәттахова яулады. Бу хакта хастаханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фирдәүсә Фәттахова тумышы белән Буа районы, Яңа Шәйморза авылыннан. Буа медицина училищесын тәмамлаганнан соң, 1987 елдан әлеге дәвалау оешмасының онкогематология бүлегендә эшли. “Коллектив бик әйбәт безнең, эшемне яратам, балаларга ярдәм итәсем килә. Беркайчан да башка бүлеккә күчү теләге булмады”, – ди ул.

Хастаханәдә авыру балалар белән һәм аларның әти-әниләре белән иң күп аралашучы кеше – палата шәфкать туташы. Шәфкать туташының эшен җиренә җиткереп башкаруыннан күп нәрсә тора. Ул авыруларның терәге булса, табибларның – уң кулы. Бу бүлектә барлык көчеңне биреп эшләмичә ярамый. Белгечләр кулы аша күпме бала уза. Бүгенге көндә бүлектә 50дән артык бала дәвалана. Анда балаларны Татарстаннан тыш, Россия төбәкләреннән дә кабул итәләр. Республика балалар клиник хастаханәсе белгечләрен район үзәк хастаханәсендә эшләүчеләр үзләренең остазы саный.

Кызганыч, онкогематология чирләре кимеми. Яман шеш белән авыручы балалар өчен республикада яңа бина төзи башладылар. Корпус Европа стандартларына җавап бирәчәк. Киң коридорлар, зур, якты палаталар, киң уемлы ишекләр, процедура,  операция бүлмәләре… Ул бинада балалар өчен ял һәм уен мәйданчыгы да карала. Палаталарның күпчелеге бер кешелек итеп корыла. Анда коляскалы авырулар да иркен йөриячәк. “Яңа бинада балаларга – дәваланырга, безгә эшләргә мөмкинлекләр зур булачак, аның тизрәк төзелеп бетүен көтәбез”, – ди Фирдәүсә Фәттахова.

Фәния Арсланова
vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*