tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанның цирк мәктәбе артистлары Монте–Карлода цирк фестивалендә “бронза” яулаганнар
Татарстанның цирк мәктәбе артистлары Монте–Карлода цирк фестивалендә “бронза” яулаганнар

Татарстанның цирк мәктәбе артистлары Монте–Карлода цирк фестивалендә “бронза” яулаганнар

Татарстанның цирк мәктәбе артистлары Монте–Карлода цирк фестивалендә бронза бүләк яуладылар, дип хәбәр итте ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, цирк мәктәбенең сәнгать җитәкчесе Илдар Игумнов.

Һава гимнастлары Азалия Хөсәенова һәм Рөстәм Галиев бүләкне Монако князьлеге принцессасы  Стефания кулыннан алган.

Татарстанның цирк мәктәбе артистлары Ю.Никулин исемендәге Мәскәү циркында халыкара яшьләр конкурсында “Алтын фил” бүләген яулап, Россия һәм Татарсан данын яклау хокукына я булганнар.

Монте-Карлода цирк фестивале ел саен үтә, һәм инде 38 нче мәртәбә уздырыла. Әлеге фестивальдә  клоун Олег Попов Россиядән килгән беренче лауреат була.  Бу 1981 нче елда була.

Фото Бим-радио сайтыннан алынды

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*