tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиле Парижда ватандашлар белән очрашты
Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиле Парижда ватандашлар белән очрашты

Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиле Парижда ватандашлар белән очрашты

Парижда, Франция татар диаспорасы тарихында беренче тапкыр, бу илдә Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиле Искәндәр Йосыпов белән очрашу узды.

И.Йосыпов вәкиллек, Татарстан Республикасы максат-бурычлары, Россия – Франция мөнәсәбәтләре үсеше турында сөйләде. Йосыпов үз чыгышында, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Европа татарлар альянсы эшчәнлеге турында белдерде. Ул очрашудан канәгать булуын һәм ватанашларына ярдәм итәргә әзерлеген белдерде. “Франциядә яшәүче һәр татар үз халкының мәдәнияте һәм традицияләре белән уртаклашырга тиеш”, – диде ул.

Франциядә Россия ватандашларының Координацион советы әгъзасы Галина Дрюон бу чарадан канәгать булуын белдерде һәм совет эшчәнлеге турында сөйләде, диаспора чараларын яктыртуда ярдәм итәргә вәгъдә итте.

Татарстан Республикасының Франциядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Ришат Сабитов оештыру мәсьәләләрен кузгатты. Хәзерге вакытта Франциядә татар оешмаларын 2005 елда гамәлгә куелган “Франция йорты – Татарстан” ассоциациясе берләштерә. Узган чорда ассоциация Рудольф Нуриев каберенә зыярат кылуны, чәй табыны артына татарлар белән җыелуны оештырган, мәдәни чаралар үткәргән, ватанлашлар күргәзмәләрендә һәм конференцияләрендә катнашуны оештырган. Якындагы чорга төп бурычлар – Франциядә беренче Сабан туен оештыру. Сабитов сүзләренә караганда, татарлар, Париждан тыш, Страсбург, Тулуза, Лион кебек шәһәрләрдә дә яши һәм алар Франция җәмгыятендә берләшкән.

Аралашу татар халык ризыклары белән чәй эчү белән дәвам итте. “Диалогические перспективы” ассоциациясе президенты һәм Парижның Фән йорты укытучысы Луиза Бохараева 90 нчы еллар ахырында нигез салынган үз ассоцияциясе турында сөйләде. Ул, шулай ук, озак еллар дәвамында Европада яшәгән һәм хезмәт куйган язучы, журналист Равил Бохараев турында да сөйләде.

Франция йорты – Татарстан консультатив совет әгъзасы һәм Европа Татарлар альянсы әгъзасы Әлфия Айзатова, иң яхшы нәтиҗәләргә ирешү өчен ,иҗтимагый чараларда күпләп катнашуның мөһимлеген, ассызыклады.

Франциянең танылган рәссамы Ринат Анимаев иҗатының төп юнәлешләре турында сөйләде һәм Монмартрка күргәзмәсенә чакырды.

Көнчыгыш цивилизацияләр һәм телләр илкүләм институты укытучысы Ләйлә Садовинова, 7 ел белем бирү барышында йөзләгән студент татар теле һәм мәдәнияте белән танышу мөмкинлеген алды, дип белдерде. Ә “Choeur des marronnierres” балалар хоры директоры, солист Александра Тенишева, соңгы 15 елда беренче тапкыр “исәнмесез” сүзен ишетүе белән бәхетле булуын, белдерде.

Очрашуда катнашучылар диаспораларны берләштерүгә өлеш кертү теләген белдерде, дип хәбәр итә ТРның Франциядәге тулы вәкаләтле вәкиллеге.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*