tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ТАТАРСТАННЫҢ УҢЫШЛЫ ПРЕЗИДЕНТЫН ЯКЛЫЙК!
ТАТАРСТАННЫҢ УҢЫШЛЫ ПРЕЗИДЕНТЫН ЯКЛЫЙК!

ТАТАРСТАННЫҢ УҢЫШЛЫ ПРЕЗИДЕНТЫН ЯКЛЫЙК!

III Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумының Татарстан халкына мөрәҗәгате

Кадерле Татарстанда яшәүчеләр!

Без, III Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы делегатлары, Татарстан Республикасы һәм аның илдә тоткан алдынгы урыны белән чын күңелдән горурланабыз. Республикабыз уңышлары илнең сан ягыннан икенче халкы булган татарларга уртак милли мәнфәгатьләрне аңлап, Татарстан белән рухи бердәмлекне тоеп яшәргә мөмкинлек бирә. Күрәбез, “сезнең уңышлар – ул безнең дә уңышлар” дип әйтергә тулы нигез бар. Шулай итеп, бу безнең бердәмлекнең һәм теләктәшлекнең алтын баганасы булып тора.

Һичшиксез, Татарстан уңышлары республика халкының тырышлыгы һәм җитәкчелекнең сәяси зирәклеге нигезендә барлыкка килде. Менә инде 5 ел дәвамында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасын Рөстәм Нургали улы Миңнеханов үти. Шушы дәвердә ул үзен, республикабызның уңышлы җитәкчесе булу белән бергә, бөтен татар халкының да чын милли лидеры итеп күрсәтте. Ә бөтен дөньяга сибелеп яшәгән зур халыкның сәяси лидеры, һичшиксез, Президент исемен йөртергә тиеш. Бу беренче чиратта милләтебезнең үз-үзен хөрмәт итү мәсьәләсе. Кешелек дөньясы тарихында тирән эз калдырган татар халкының Президент исемен йөрткән лидерга, һичшиксез, тулы хакы бар. Бу 7 миллионлы татар милләтенең катгый таләбе. Алга таба да Татарстан Президенты булып Рөстәм Миңнехановның калуында шигебез юк, чөнки татар дөньясы үзенең уңышларын, хаклы рәвештә, аның исеме белән бәйли. Киләчәктә дә, Татарстан Президенты атамасын саклап калсак, бу, һичшиксез, безнең уртак җиңүебез булыр!

Мөрәҗәгать, форумда катнашкан 650 делегат тарафыннан бертавыштан кабул ителде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*