tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллеге каршында Татар яшьләре шурасы барлыкка киләчәк
Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллеге каршында Татар яшьләре шурасы барлыкка киләчәк

Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллеге каршында Татар яшьләре шурасы барлыкка киләчәк

Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллегендә татар яшьләре белән очрашу узды.  Анда  даими вәкил урынбасары Фавия Сафиуллина, Урал татарлары конгрессы  рәисе Ринат Әскәров катнашты.

Сүз яшьләр оешмаларың үзара тупланып,  уртак проектларны бергә тормышка ашыру турында бара. Шулай ук татар яшьләренең танышу клубларын булдыру, татар гаиләләрен төзү, креатив татар мәглүмат чараларын булдыру турында да фикер алыштылар.

Шулай ук “Яшен” татар яшьләре оешмасы, Татар студентлары Якташлыгы, “Сабантуй” клубы эше тәҗрибәсе белән таныштылар. Әлегә «читтәрәк калган» яшьләрне дә бергә туплап, җәй көне Урал яшьләре форумы хакында сөйләштеләр.

Очрашу ахырында Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллеге каршында Татар яшьләре шурасын булдыру турында карар кабул ителде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*