enrutat
Баш бит / Татарстанның Яңа Чишмә районы вәкилләре Төбәкне өйрәнүчеләрнең бөтенроссия конференциясендә
Татарстанның Яңа Чишмә районы вәкилләре Төбәкне өйрәнүчеләрнең бөтенроссия конференциясендә

Татарстанның Яңа Чишмә районы вәкилләре Төбәкне өйрәнүчеләрнең бөтенроссия конференциясендә

Яңа Чишмә районы делегациясе шушы елның 15-16 ноябрь көннәрендә «Татар дөньясында этнотуризм һәм туган якны өйрәнү: хәзерге торышы һәм перспективалары» темасына багышланган Бөтенроссия фәнни-гамәли, тарихи – туган якны өйрәнү конференциясендә катнашып кайтты. Делегация составында районның төбәкне өйрәнү музее директоры Татьяна Холина, Зирекледәге халык иҗаты һәм көнкүреше музее директоры Лидия Лотфуллина һәм шул ук музейның фәнни хезмәткәре Мидхәт Газыймов та бар иде.

Конференциягә 150 гә якын делегат чакырылган. Алар Карелиядән, Оренбургтан, Кырымнан, Казан, Ульян, Екатеринбург, Уфа, Самара һәм башка шәһәрләрдән, Томск, Курган өлкәләреннән, Татарстанның район һәм шәһәрләре, авылларыннан килгәннәр. Кунакларны «Татарстан» кунакханәсенә урнаштырдылар, ашау-эчү дә кунакханәнең ресторанында, «Казан» милли мәдәният үзәгендә искиткеч яхшы һәм туклыклы (һәм дә бушлай) оештырылган иде. Билгеле, алар барысы да Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан башкарылган. Мең рәхмәт оештыручыларга.

Конференцияне практик яктан әзерләү, докладчыларны барлау, җыенны алып бару, үткәрү, делегатлар белән эшләү һәм башка мең төрле эшләр, билгеле, Туган як тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе, археолог, академик, тарихчы, 60тан артык китап һәм монография авторы, «Туган җир» исемле төбәкне өйрәнү журналы редакторының урынбасары Борһанов Альберт Әхмәтҗанович җилкәсенә төшкән һәм ул бу вазыйфаны уңышлы башкарып та чыкты.

15 ноябрь көнне төшке аштан соң делегатлар Казан шәһәренең Киров районы 15 нче номерлы татар гимназиясендә булды. Анда гимназия белән таныштык, балалар татар телендә һәм уен коралларында концерт куйдылар, гимназиядә этнография музеен ачу тантанасы да үткәрелде. Барыбызны да төркемнәргә бүлеп, сыйныфларда үткәрелгән дәресләргә дә чакырдылар. Гимназиядә эшне төгәлләгәч, конференция делегатлары 3 секциягә бүленеп, тәҗрибә уртаклаштылар, туган якларында һәм җирлекләрдә эшне ничек оештырулары, нинди проблемалар өстендә эшләүләре, хәл итүләре турында чыгышлар ясадылар.

Безнең делегация «Этнотуризмны үстерүдә музейлар һәм гомуми белем бирү мәктәпләренең катнашуы» секциясендә катнашты. Секциядә Татарстаннан читтә яшәүче татарларның телне, гореф-гадәтләрне, йолаларны ничек саклап калырга тырышулары, татарлар яшәгән төбәкләр тарихын өйрәнеп, саллы гына китаплар язулары турында да эшлекле чыгышлар булды һәм алар Татарстаннан гамәли ярдәм өмет итүләрен дә яшермәделәр. Алар бигрәк тә археологик яктан ярдәмгә мохтаҗ.

Секцияләр беткәч, тамак ялгагач, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар Дәүләт драма һәм комедия театрына сәяхәт кылдык. Безгә Әмирхан Еникиның повесте буенча эшләнгән «Гөләндәм туташ хатирәсе» спектаклен күрсәттеләр.

16 ноябрь көнне ике зур автобуска төялеп Биектау районының Камай авылына юл тоттык, Иске Казан тарихи – мәдәни һәм Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы табигый – музей тыюлыгына экскурсия ясадык. Эшләп тә куйганнар да соң инде! Бу турыда безгә сокланасы гына кала. Ни әйтсәң дә, дәүләт дәрәҗәсендә эшләнгән эш. Шәхсән мин үзем андагы экспонатларны бик игътибар белән карадым, таныштым. Андагы экспонатларның, валлаһи дип әйтәм, 70-80 проценты безнең музейда да бар, тик безнең музей 2 катлы түгел, урын кысан, бизәлеше дә рәссамнар тарафыннан эшләнмәгән.

«Чәйханә» бинасына да сугылдык. Анда биш әбидән торган ансамбль татар җырлары белән таң калдырды. Шунда каршыдагы стенага куелган планшетка күзем төште: планшетта Зирекледән булган Биктимерова Хәдимә апаның (мәрхүмә) мичкә бәлеш тыгу, ире Солтан (мәрхүм) абый белән самавыр артында тәмләп чәй эчеп утыру фотолары да куелган. Менә сиңа мә! Ул фотолар үз вакытында дөнья күргән «Татарская кухня» китабыннан алынган икән.

Экскурсиядән автобуста гармун уйнап – җырлап кайткач, «Казан» милли мәдәният үзәгендә (элеккеге Ленин музее) Казанный 1000 еллыгы музее белән таныштык.

Төштән соң сәгать 3 тә Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы бинасында пленар утырыш башланды.

Бөтендөнья татар конгрессы рәисе урынбасары кереш сүз ясаганнан соң бертөркем төбәкне өйрәнүчеләргә Татарстан Республикасы Туристлык буенча Дәүләт комитетеның Рәхмәт хатларын тапшырды. Шундый Рәхмәт хаты «күпъеллык намуслы хезмәте һәм актив нәтиҗәле эше» өчен Мидхәт Газыймовка да тапшырылды. Икенче төркем Мәдәният Министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Шушы эшләрне башкаргач, пленар утырышта докладлар тыңлау китте. Һәрберсе тәмләп-тәмләп сөйләгәч, вакыт та кичкә авышты, алҗытты да. Менә шул вакытта «Яңа Чишмә районында төбәкне өйрәнүнең торышы» турында миңа да чыгыш ясарга туры килде. Конференциянең резолюлюциясе дә кабул ителде.

Якын — тирәдәгеләр (Татарстан делегатлары) кайту ягын карадылар. Миңа калса, мондый конференцияләр конкрет эш белән шөгыльләнүчеләр белән аралашу, фикер алышу, алдагы көндә эшләрне планлаштыру буенча бик кирәкле гамәл. Уйлавымча, конференция үз максатына иреште. Тагын бер кат рәхмәт әйтәсе һәм эшкә тотынасы гына кала.

Мидхәт Газыймов,

19 – ноябрь, 2018 ел.

Яңа Чишмә районының Зирекле авылындагы

халык иҗаты һәм көнкүреше музее

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*