tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанның Яңа Чишмәсендә чәкчәк пешерү мастер классы
Татарстанның Яңа Чишмәсендә чәкчәк пешерү мастер классы

Татарстанның Яңа Чишмәсендә чәкчәк пешерү мастер классы

17 нче декабрь көнне Яңа Чишмә районы хатын-кызлары “Ак калфак” оешмасының чираттагы утырышына җыйналды. Ул районыбызның аш – су осталарына багышланды: алар үзләренең пешерү серләре белән фикер алыштылар, “Чәк – чәк” пешерү буенча мастер-класс үткәрелде. Мастер – классны “Ак калфак” оешмасының аш – су остасы Гарифуллина Гөлназ күрсәтте. Гөлназ апрель аенда үздырылган милләтебезнең гореф-гадәтләрен саклап әзерләнгән ризыгыбыз чәк-чәк пешерү буенча мастер – класста катнашты. Һәм анда алган белемнәрен утырышка килүче хатын – кызлар белән уртаклашты. Оешманың чираттагы утырышында “Татар моңы – 2016” бәйгесе тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр итте “Ак калфак”җитәкчесе Илсөяр Дәүләтшина.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*