tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татлы Рамазан”: казанлылар һәм башкала кунакларын мөселман яшьләре хөрмә җимешләре белән сыйлады
“Татлы Рамазан”: казанлылар һәм башкала кунакларын мөселман яшьләре хөрмә җимешләре белән сыйлады

“Татлы Рамазан”: казанлылар һәм башкала кунакларын мөселман яшьләре хөрмә җимешләре белән сыйлады

Мөбарәк Рамазан аеның беренче көнендә, Казанда традицион “Татлы Рамазан” акциясе үткәрелде. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте әлеге чараны киң җәмәгатьчелекнең рухи мөмкинлекләрен арттыру һәм әхлакый таянычларны ныгыту максатыннан, шулай ук казанлыларның һәм шәһәр кунакларының Рамазан аеның фазыйләтләренә, традицияләренә һәм ислам диненең хакыйкый кыйммәтләренә игътибарын җәлеп итү максатыннан оештырылды.

Әлеге акция барышында “Казан Кремле” музей-тыюлыгы территориясендә утыздан артык волонтер “барлык айлар солтаны”ның төп символы булган хөрмә җимешен өләште һәм Рамазан аеның үзенчәлекләре, ураза тотуның файдасы турында сөйләде, алдан әзерләнгән Рамазан буклетларын таратты. Чара “Түбәтәй” кафесында волонтерлар өчен ифтар белән төгәлләнде.

Искәртеп үтәргә кирәк, быелгы Рамазанның яңалыгы булып Татарстан мөфтияте “Түбәтәй” кафесы белән берлектә үткәргән яшьләр өчен тематик ифтарлар тора. Иң беренче чара уразаның беренче көнендә – “Рамазанга кердек” дигән исем астында узды. 13 нче майда – “Хатын-кыз һәм Рамазан”, 20 нче майда “Зәкят” фонды тәрбиясендә булган балалар өчен “Мин дә ураза тотам”, 27 нче майда “Рамазан һәм Коръән” дип исемләнгән тематик кичәләр һәм авыз ачу мәҗлесләре үткәрү ниятләнә.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*