tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татмедиа» бинасында ачылган әдәби кафеда китаплар үзкыйммәтеннән сатыла
«Татмедиа» бинасында ачылган әдәби кафеда китаплар үзкыйммәтеннән сатыла

«Татмедиа» бинасында ачылган әдәби кафеда китаплар үзкыйммәтеннән сатыла

«Татмедиа» бинасында Татарстан китап нәшрияты китаплары арзан бәядән — үзкыйммәтеннән сатыла торган әдәби кафе ачылды. Кичә китап сатуның яңа форматын тәкъдим иткән әдәби кафе ачылу тантанасы булды.

Моңарчы Татарстан китап нәшриятының Казанда дүрт китап сату ноктасы бар иде. Әлеге әдәби кафе нәшрият кибетләренең берсен алыштырачак, ягъни, Татарстан китап нәшриятының редакция янындагы кибете бирегә күчә.

«Биредә кофе да тәмле, китаплар да кызыклы. Монда килеп чәй эчә-эчә китап актарырга мөмкин, әдәби кафены очрашу урыны итеп файдалана аласыз», — диде «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев әдәби кафе ачу тантанасында.

Ул әдәби кафеда укыган китапка рецензия язып калдыру мөмкинлеге булачагын да хәбәр итте.

«Татмедиа» акционерлык агентлыгы җитәкчесе Шамил Садыйков «Идел-пресс» бинасында һәрчак кибет булганлыгын искә төшерде. «Без моңарчы „итекченең итеге юк“, дигәндәй яшәдек. Бу китаплар сатуның яңа форматына күчү», — диде ул.

«Әле сатуга да чыгып өлгермәгән яңа китаплар белән биредә танышып булачак», — дип билгеләп үтте Шамил Садыйков.

Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин Татарстан китап нәшриятының китап сату күрсәткечләре белән таныштырды: «Узган ел 300 мең данә китап сатылды. Өч ел дәвамында бу күрсәткеч үсә бара», — диде ул.

«Яңа кибетебезгә дә зур өметләр баглыйбыз — китапларыбыз тагын да күбрәк сатылачак», — дип дәвам итте Илдар Сәгъдәтшин.

Ул китапларга «юл акчалары» кертелмичә үзкыйммәтеннән сатылачагын ассызыклады. Күпләп китап сатып алучыларга алга таба чәй-кофеның бушка булачагын да вәгъдә итте.

Хәзерге вакытта яңа әдәби кафеда 700 исемдәге китап сатуга куелган.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*