tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Таҗикстандагы Согд Сабантуйга әзерләнә
Таҗикстандагы Согд Сабантуйга әзерләнә

Таҗикстандагы Согд Сабантуйга әзерләнә

Таҗикстанстанның төньягында урнашкан Согд өлкәсендәге “Дусти” татар мәдәнияте үзәге Сабантуена әзерлекне башлап җибәрде.

Согдтагы татар диаспорасы быел Сабантуен җиденче мәртәбә үткәрәчәк.

“Дусти” үзәге җитәкчесе Эльмира Гафурова әйтүенчә, һәр елдагыча бәйрәм өлкә башкаласының Хуҗанти исемендәге ял паркында июнь ае башында оештырыла.

Сабантуе үзенең ярышлары, татар көйләре, җырлары һәм биюләре, милли ризыклар белән татарларны гына түгел башка милләт кешеләрен дә кызыктырып тора. Бәйрәм Хуҗандтагы РФ консуллыгы ярдәме белән үткәрелә һәм аңа ел саен ббөтен өлкәдән 500 ләп кеше җыела.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*