tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Театр Сабан туеның баш батыры – Кариев театры артисты Илдар Әхмәдуллин
Театр Сабан туеның баш батыры – Кариев театры артисты Илдар Әхмәдуллин

Театр Сабан туеның баш батыры – Кариев театры артисты Илдар Әхмәдуллин

Республиканың быелгы театраль сабантуенда баш батыр булып Кариев театры артисты һәм музыканты Илдар Әхмәдуллин калды. Ул бу титулга Минзәлә театры артисты Илназ Хисмәтуллинны җиңеп лаек булды. Дөрес, җиңүнең чиста аркага салу белән түгел, ә балл белән булуы артист-тамашачылар арасында бераз бәхәс тудырды. Әмма баш хөкемдар үз сүзен әйтте – Илдар Әхмәдуллинның кулын күтәрде.

Илдар Әхмәдуллинга автомобиль ачкычлары тапшырылды. Баш батырга автомобиль бүләк ителү – театр сабантуеның традициясе.

“Артистлар арасында матур көрәш алымнары белән көрәшүчеләре бар. Кагыйдәләрне белмәүчеләре дә булды. Әмма финалга көрәшне белгән егетләр чыкты. Боларның ярышларда катнашып йөргәннәре күренеп тора, мин белгән тренерларда шөгыльләнгәннәре дә бар. Минзәлә артистының авырлыгы зуррак, Кариев театры артистының техникасы көчлерәк булуы миңа ошый”, – диде “Татар-информ” хәбәрчесенә абсолют батырга ярышлар башланыр алдыннан Татарча көрәш буенча 1 нче категорияле баш хөкемдар Динар Зиннәтуллин.

Батыр асты калган 1989 елгы Илназ Хисмәтуллин 91 кг. авырлыкта. Әлеге авырлык буенча икенче урында Минзәлә театры артисты Нәфис Гайфуллин, өченче урында – Камал театры артисты Айрат Арсланов.

Илдар Әхмәдуллин 1984 елгы. Авырлыгы 80 кг. Ул үз авырлыгында Тинчурин театры артисты Алмаз Фәтхуллинны җиңеп беренче урын алды. Әлеге авырлык буенча өченче урында – Раушан Мөхәммәтҗанов.

Илдар Әхмәдуллин былтыргы театр сабантуенда да ахырга кадәр келәмдә булган иде. Әмма былтыр абсолют батыр титулы “Әкият” татар дәүләт курчак театры артисты Юрий Чуктиевка насыйп булды.

Быел келәмдә Камал театрыннан Ирек Кашапов, Тинчурин театрыннан Харис Хөснетдинов, Чаллы театрыннан Фәнис Сәхабетдинов, Кариев театрыннан Илназ Низамиев, Әтнә театрыннан Фаяз Хөсәеновлар да көчләрен сынап карадылар.

  • XI Театраль сабантуй Əтнә районының Каенсар урманында үтте. Республика театрлары Сабан туен ТР Мәдәният министрлыгы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Әтнә районы хакимияте оештырды. Театр сабантуен Əтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов, Татарстан дәүләт советы депутаты Рауил Рәхмәтуллин, Татарстан Президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фонды башкарма директоры Нурия Хашимова ачып җибәрде. Сабантуй кунакларын Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары Равил Əхмәтшин, Театр сабантуеның идея авторы, Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов сәламләде. Театр сабантуена Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова килеп, һәр театр чатырына кереп һәрберсе белән аралашырга мөмкинлек тапты.

Быелгы театр сабантуенда Татарстанның 12 дәүләт театрыннан артистлар һәм хезмәткәрләр катнашты.

Театр сабантуе турында тулырак мәгълүматны “Интертат” электрон газетасыннан укырсыз.

Рузилә Мөхәммәтова

“Татар-информ”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*