tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Театр яктылыкка илтә
Театр яктылыкка илтә

Театр яктылыкка илтә

“Идел -йорт” –халык театры фестивалендә җиңү яулаган , Гран-при бүләгенә лаек булган Бөгелмә татар мәдәният үзәгенең халык театры Туфан Миңнуллинның әсәре буенча куелган “Гөргөри кияүләре” н Тубыл тамашачылары игътибарына тәкъдим иттеләр.

Шәһәрнең себер татар мәдәният үзәгенең тамашачылар залында буш урыннар аз иде. Ветеран укытучылар, хезмәт ветераннары, унбишенче мәктәп укытучылары, шәһәр халкы профессиональ актерлар дәрәҗәсендә рольләрне уйнаган актерларны җылы кабул иттеләр.

Фольклорга бай булган, эчтәлекле спектакль, актерларның талантлы уйнаулары, милли костюмнары, реквизитлары, спектакльнең музыкаль бизәлеше –төрле яктан отышлы, тамашачыларга якын булды. Берсеннән берсе оста уйнаучыларны, җырлаучыларны, нәфис сүз осталарын халык яратып кабул итте.

Этнографик музыкаль комедиянең режиссеры Флюра Шәрипова: “Безнең театр “Идел -йорт” халык фестивалендә Гран-при бүләгенә лаек булды. Хәзер үзебезнең автобусыбыз бар. Без Төмән өлкәсенә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты ярдәме белән килдек. Аларга рәхмәтләребезне юллыйбыз. Татар телен саклауда театрның роле зур,”- диде.

Татарлыгыбызны, телебезне саклаучы Бөгелмә халык театры актерларына, җырчыларына, сәнгать осталарына себер татар мәдәният үзәге рәхмәт хатын һәм күчтәнәчләр тапшырды. Бу чараны оештыруда ярдәм күрсәткән Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрит Курмановка рәхмәтләрен белдерделәр.

Унбиш еллар моннан элек Тубыл шәһәре себер татар үзәге каршында эшләгән үзебезнең театр “Гөргөри кияүләрен” күрсәтеп тубыллыларның мәхәббәтен яулаган иде. Яңадан яраткан спектакльне карау икеләтә безгә бүләк булды.

Римма Умитбаева,
Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*