tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Театр – яктылыкка, нурга илтә: Оренбургта “Мәдәният атнасы” узды
Театр – яктылыкка, нурга илтә: Оренбургта “Мәдәният атнасы” узды

Театр – яктылыкка, нурга илтә: Оренбургта “Мәдәният атнасы” узды

Театр елы уңаеннан Оренбург өлкәсендә 25-31 март көннәрендә “Мәдәният атнасы” дип исемләнгән мәдәни-агарту чаралары узды. Шул акция кысаларында 28 март көнне М.Фәйзи исемендәге дәүләт татар театры бинасында тамашачы, Татар Каргалысы авылының “Яктылык”үзешчән театры куйган, К.Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар”пьесасын карады, икенче бүлектә авыл мәдәният йортының иҗат коллективлары һәм солистлары чыгыш ясады.

Чын мәгънәдә, яктылыкка, нурга чумдык ул кичтә. Шундый югары дәрәҗәдәге күренеш булды ул. Тик кызганыч, театр коллективын 50 елга якын җитәкләгән, Малик Әбүбәкер улы Халиковның бер мактаулы исеме дә юк икән, үзешчән театр коллективына да күптән халык театры исеме бирелергә тиеш инде.

29 март көнне М.Фәйзи театрында Театр төне булды, анда килгән тамашачы булачак премьераның репетициясен карый алды.

Ә инде 30 мартта М.Фәйзи театры коллективы таңнан Беляевка районына гастрольга китте. Район мәдәният йорты фойесында татар театры тарихына багышланган күргәзмәләрне театр һәм Х. Ямашев исемендәге китапханә корды. Халык аларны бик кызыксынып карады. Бу районда театр күптән булмагангамы, халык театр сәнгатенә сусаган, сагынып, бик җылы кабул итте. Ул көнне ике спектакль уйналды, иртәнге якта балалар “Одни дома” исемле бик матур, төсле тәрбияви тамаша карадылар. Зал тулы балаларның шатлыклы йөзләрен күрү үзе бер бәйрәм булды, кайберсенең беренче тапкыр театр күрүе иде. Кич зурлар өчен Г.Хаҗибәковның “Аршин-аршин мал сатам” спектакле булды.

Тамашачы бик канәгать булып, тагын килегез дип таралашты. Бу сәфәрне тормышка ашыручы театр каршындагы “Берлек” ярдәм фонды чараны бик яхшы итеп оештырганнар иде. Тамашачыга бушлай спектакльне карау да алар өстендә булды. Рәхмәт “Берлек”кә!
Быел театр планында тагын 16 районга гастрольга чыгу.

Безнең халык китаплы, театрлы халык бит ул. Һәр кешенең җанында театр сәнгатенә булган олы мәхәббәт яши. Шуңа күрә халкыбызның йөзе булган театрыбыз киләчәктә дә чәчәк атар дип өметләнәбез.

 

Вәсилә Шәрәфетдинова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*