tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Театраль кунакханә кунаклар дәшә“
“Театраль кунакханә кунаклар дәшә“

“Театраль кунакханә кунаклар дәшә“

3 майда “Ак калфак” оешмасы Әгерҗе шәһәрененең 3нче балалар бакчасында узган “Театраль кунакханә кунаклар дәшә“ регионара семинарында катнашты. Семинарда кунакта Әгерҗе “ Ак калфак” оешмасы рәисе Раушания Вәли  кызы да бар иде.

“Театраль кунакханә кунаклар дәшә“ дип аталган семинарның исеме җисеменә нәкъ тәңгәл килгән иде. Бакчада тәрбияләнүче нәниләр кунакларны әкиятләр иленә сәяхәткә дәштеләр. “Йомры икмәк“, “Куян ызбасы“, “Балта боткасы“ әкиятләрен сәхнәләштергәндә тәрбиячеләрне нәниләрнең актерлык осталыгы җәлеп итсә, өлкән төркемдә тәрбияләнүче малайлар-кызлар куйган “Кем нәрсә ярата?“ дигән курчак театрын караганда аларны балаларның сәнгатьле һәм саф татар телендә чиста сөйләшүләре игътибарларын җәлеп итте.

Ижау шәһәренең “ Ак калфак” оешмасы рәисе Бриллиант  Абдрахманова җитәкчелегендәге педагоглар биредә кунак булып кына калмадылар, үзләренең бай эш тәҗрибәләре белән дә уртаклаштылар. Удмуртия башкаласындагы бердәнбер татар бакчасында эшләүчеләр үзләренең эш тәҗрибәләре белән таныштырдылар. “Ак клфак” оешмасы әгъзасы Юсупова Ләйсирә Наил кызы Әгерҗелеләргә милли баш киеме – калфак тегү буенча мастер-класс та күрсәтте, ә Диния Вагыйз кызы үзенең моңлы тавышы белән кунакларны сокландырды. Бриллиант Рафыйк кызы “ Тәрбия баскычлары”  фильмы белән таныштырды һәм  бакчага бүләк итте.

“Кунак ашы – кара- каршы” дигән мәкальне күздә тотып, Ак калфаклылар Әгерҗе кунакларын Ижауда көтеп калалар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*