tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тәбрис Яруллин: «Башкарган эшебез мәгънәле»
Тәбрис Яруллин: «Башкарган эшебез мәгънәле»

Тәбрис Яруллин: «Башкарган эшебез мәгънәле»

Татар яшьләре дөньясында зур яңалык көтелә – 4-7 август көннәрендә Казанда VII тапкыр Бөтендөнья татар яшьләре форумы узачак. Мобилизация үзәге – Татар конгрессы бинасында эш итүче оештыручылар хәтта бәйрәм көннәрендә дә ял итми. Мин бүлмәгә килеп кергәндә дә форум рәисе Тәбрис Яруллин хезмәттәшләре белән кызып-кызып фикер алыша иде.

– Тәбрис, синең янга килгәндә башка шундый уй килде әле: якынча бер илле елдан соң, татар халкы синең турында Тукай, Әмирханнарны зурлагандай мактап сөйләр кебек. Актив татар яшьләре белән милләтебез өчен күпме файдалы, кирәкле эш башкарасыз…
– Эш турында алай зурдан уйлаган юк. Мин үзем вак эшләр теориясе яклы. Һәр кеше үзенең эшен яхшы итеп, җиренә җиткереп башкарса, үз өлкәсен алып барса, минемчә, ул милләт өчен дә, кеше өчен дә отышлы булачак.

– Татар конгрессына, форум эшчәнлегенә, үзең әйтмешли, вак, әмма гаять кирәк эшләр дөньясына ничек кереп киттең?
– Мин «Дәүләт муниципаль идарә итү» белгечлегенә укыдым. Соңгы курс. Диплом язылып беткән диярлек. Ярты елны бушка уздырганчы дип, эшкә керергә уйладым. Ул вакытта мэриянең башкарма комитетына яңа команда җыялар иде. Шунда барып тест үттем. Дипломым булмау сәбәпле, нәтиҗәләрен Татар конгрессына җибәргәннәр. Шулай итеп конгресста эшли башладым. Беренче җитәкчем Нурия ханым Гәрәева иде. Барлык кәгазь эшенә ул өйрәтте, бөтен Татарстан районнары буенча йөреп чыктык. Кайда мәктәп ябалар, яки, киресенчә, белем йорты ачылу тантанасы, район җитәкчелеге белән очрашулар һ.б… Ә ул вакытта конгресс бинасының икенче катында бик күңелле бер бүлмә бар һәм анда Римма Бикмөхәммәтова, Руслан Айсин, Алия Сабирова, Илшат Сәетов, Рафис Җәмдихан кебек яшьләр кайный иде. Үземнән-үзем шул төркемгә тартылдым. Алар оештырып җибәргән «Үзебез» хәрәкәтендә җитәкче дә юк, үзләре координатор да, үзләре җитәкче дә… Һәм бу мохит миңа бик ошады. Соңрак Руслан Айсин «Бөтендөнья татар яшьләре форумы»н оештырып җибәргәч, мин анда волонтер, соңрак Русланның урынбасары булдым. Төрле чаралар оештыру белән шөгыльләндем. 2012 елда үземне рәис итеп сайлап куйдылар.

– Форумның төп максаты нидә?
– Аны максат дип тә әйтеп булмый, миссия дисәң дөресрәк булыр. Алар берничә: яшьләр арасында татар телен саклап калу һәм популярлаштыру; татар мәдәниятен – шәһәр мәдәнияте дәрәҗәсенә күтәрү. Форум исеменнән төрле иҗтимагый процессларда үзебезнең фикерне белдереп тору. Болар үзен хөрмәт иткән теләсә кайсы оешманың төп бурычы булырга тиеш дип саныйм.

– Сез социаль челтәрләрдә актив, эшегезнең кечкенә генә өлешләрен дә адымлап күреп-танышып барабыз. Ә эшчәнлегегез чыннан да мактауга лаек…
– Беләсеңме, күп эшләнсә дә, һәрвакыт аз кебек, нидер эшләнмәде дигән тәэсир кала. Глобальләшү, урыслашу процессына каршы тору бик авыр. Кайвакыт яшьләрнең бер өлешен урыслашу шаукымыннан тоткарлап кына кала алабыздыр сыман. Ә кайвакыт, киресенчә, зур эшләр башкарабыз кебек. Аннан соң «Сез – Татарстанның, Казанның иң актив берләшмәсе» дип әйтүчеләр бар. Гадәттә мондый сүзләрне татар оешмалары түгел, ә активистлар үзләре җиткерә. Шундый сүзләр безгә канат куя, тагын да дәртләнеп эшлибез. Куанырлык күрсәткечләргә килгәндә: мисал өчен бөтен дөнья буйлап татар оешмаларының саны бер йөз ундүрткә җитте. Без уздырган чараларга бик күп яшьләр тартыла. «Акыл фабрикасы» дип аталган яңа проект уңышлы гына эшләп китте. Ун төбәктән җыелган яшьләр биредә ике көн белем туплады. Хәтта меңнәрчә чакрымнарны үтеп, Омск шәһәреннән дә лекция тыңларга килүчеләр бар иде. Димәк, без дөрес юлда. Үзләренең чакыруы буенча өченче «Акыл фабрика»сын Әстерханда уздырдык.

– Әлбәттә, башкалабызны татарчалаштыру буенча алып барган эшегез дә ихтирамга лаек…
– Мин аны форумның эше дип тә санамыйм. Ә һәрбер кеше тарафыннан, үзеннән-үзе үтәлергә тиешле бурыч итеп кабул итәм. Күптән түгел Казанда парковкаларның элмәләрен куеп чыктылар. Аны вакытлыча пакет белән каплап торган иделәр. Йөрәк түзмәде, «татарчасы язылган микән» дип ачып карадым. Татарчасы язылган, ләкин иерогрифлар белән. Тиешле җиргә хат язып җибәрдем. Бер-ике көннән аны дөресләп чыктылар…

– Ә гомумән, төрле югары органнар, оешмалар тарафыннан төзәтү эшләре нинди тизлектә бара?
– Яхшы гына дияр идем. Мәсәлән, узган елларда «Тяжело с татарским» дигән антипремиягә лаек булган оешмалар: Опера һәм балет театры сайты, симфоник оркестры сайты һәм «Әкият» курчак театры сайты татар телен кулланышка кертте. Күптән түгел ике телгә дә бертигез карашта булучыларны барлап һәм республика канунын бар дип белмәүчеләрне ачыклап бара торган «BEZ.TATAR» дигән сайт ачылды. Узган ел беренче тапкыр «Татарча хатасыз» дигән фотомарафон уздырдык. Яшьләр бөтен Татарстан районнары, шәһәрләре буйлап бик күп хаталы элмәләрне җыйды. Алар «халык контроле» сайтына күчерелде.

– Универсиада вакытында мәдәниятебезне, телебезне башка илләргә таныту, күрсәтү буенча да форумның өлеше зур булды дип уйлыйм…
– Ленин дамбасы буйлап барганда «500 дней до Универсиады» дигән язуга күз төште. Ул вакытта бөтен Казан шул сүзләр белән тулган иде. «Карагыз әле, өч хәрефле «КӨН» сүзен язарга иренгәннәр» дип уйладым. Күңел хисләр өермәсе белән тулды. Дирекция җитәкчесе Владимир Леоновка, мэриягә, яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгына биш минут эчендә хат язып салдык. Ул вакытта мэрия икеле-микеле генә җавап бирде. Имеш, бу FISUның таләбе, ачылыш һәм ябылыш вакытында татар телендә сөйләшергә ярамый. Без моңа бик аптырадык. Бөтен ил татар яшьләре белән бергәләп FISUга да хатлар юлладык. Ә алардан: «Бернинди дә каршылык юк. Без – халыкара оешма. Бөтен телне дә хөрмәт итәбез», дигән җавап килә. Шушы җавапны аргумент итеп, дирекциянең үзе белән дә тыгыз элемтәдә эш башладык. Нәтиҗәдә, элмә мәгълүматларны өч телдә яздыруга ирешә алдык. Сайт татарча алып барылды, татар телендә универсиада газетасы чыгарылды. Ачылыш һәм ябылыш вакытында да татар компонентларын күрергә мөмкин иде. Бу яктан үзебезне дөньяга күрсәтү, таныту буенча шактый эш эшләнде дип уйлыйм.

– Чит илдә яшәүче яшьләр татар теленә, мохитенә сусап Казанга килә. Ләкин кайвакыт күрергә теләгәнен күрмичә, күңел төшенкелеге белән кайтып китәргә мәҗбүр булалар…
– Бу мәсьәлә буенча төрле фикер яши. Берәүләр: «Ниһаять, мин Казанда. Кая карама бөтен җирдә татар теле. Бу безгә бик кирәк иде», – ди. Икенчеләре исә: «Казан – урыстелле шәһәр икән», дигән фикер белдерә. Безнең максат та татарлыкны эзләп килүчеләрнең ихтыяҗын канәгатьләндерерлек эш башкару.

– Ә үзең Казан урамнары буйлап йөргәндә нинди хисләр кичерәсең?
– Әйтергә авыр. Позитив әйберләрне санап китсәң: Татар бистәсе «яңа күлмәк киде», яңарды. Яшьләрдә татар теленнән оялу дигән нәрсә юк. Г.Камал театры да зур үсештә. «Калеб» кичәләре узып тора. Кыскасы, кызыклы чаралар артты. Шул ук вакытта безгә күбрәк татар берләшмәләре, заманча татар үзәкләре, аның белән беррәттән Татарстан хокукларын, дәүләт дәрәҗәсендә татар телен яклаучылар җитми. Татарстанда туризмны үстерергә телиләр. Ә шәһәргә килгән һәрбер турист анда нинди дә булса үзенчәлек эзли. Казанның төп үзенчәлеге – анда татар мәдәнияте булу. Әкренләп татарлык туризмга да керә башлады. Мәсәлән, милли бизәкләр белән эшләнгән телефон тышлыклары (Тәбрис үзенең телефонын кулына алды – авт.), көндәлек дәфтәрләр, юлкүрсәткечләр…. Телиләрме-юкмы, туризмны үстерү татарлыкны күрсәтү белән бәйле.

– Күңелдә бер кызыклы гына сорау туды: XX гасыр башында туган булсаң, ул заманда син кем булыр идең икән?
– Берәр сәүдәгәрдер, мөгаен. Печән базарында нәрсә дә булса сатар идем.

– Ә мин сине нигәдер Тукай, Әмирханнар кебек шәхесләр тирәсендә күрәм…
– Мин бит иҗат кешесе түгел. Җырлый белмим, инструментта уйнамыйм, поэзия, проза әсәрләре язмыйм.

– Апрель аенда гына ун чара уздыргансыз… Бу Тукай ае булу белән бәйлеме?
– Чараларның саны системага салынмаган. Октябрь аенда да шундый ук ялкын булып алырга мөмкин. Чыннан да апрель «Мин татарча сөйләшәм» ае буларак күңелгә якын. Һәр ел саен без анда яңалык кертергә тырышабыз. Ул безнең өчен бик зур стресс та. Ләкин шул вакытта без бу чара белән горурлана алабыз. Үзебезне иң прогрессив оешма буларак танытасыбыз, шулай хис итәсебез килә.

– Проектлар ничек барлыкка килә?
– Эш бүлмәм бөтен татар яшьләренең «кабинетына» әйләнде. Һәрвакыт ишек ачык. Кем, кайсы вакытта тели – шунда килә ала. Гадәттә, идея биреп чыгып китәләр. Рәдиф Кашапов дигән бер зур «баш мие» бар. Бервакыт шулай Рәдифнең гитаристы: «Әйдәгез, «Татар Фест» уздырабыз», – дип килеп керә. Бездә идея хуплау гына бар, беркайчан да «юк» димибез: «Бик яхшы! Әйдә, эшлик»! Проект буенча эш, гадәттә, исем эзләүдән башлана. Мин шунда: «Татар Фест» сүзе ничектер туры килеп бетми. «Татар Пати», дискотека, күңел ачуга гына кайтып кала кебек», – дим. Ә без мәгънәле чара эшләргә телибез. Шунда Рәдиф: «Әйдәгез, «JADIDFEST» ясыйбыз» дип ярып сала. Әлеге проект күп көчне алды. Ләкин яңалыкка бай, бик кызыклы чара булды ул. «JADIDFEST»тан соң, «Татар дозор», «Мин татарча сөйләшәм» акцияләрен уздырдык. Тамаша кылучыларга «Мин татарча сөйләшәм» Бауман урамында узган концерт буларак кына күз алдына килә. Ә чынлыкта аның эчендә аерым «дәүләт» булып яшәүче чаралар бик күп. Аларның һәр кайсының үз кураторы, активисты, аудиториясе.
Безнең эшчәнлек өч зур өлештән тора. Беренчесе, чит ил төбәкләрдә татар оешмалары уздырган чараларда катнашу. Икенчесе, проектлар. Аның үзен дә өч өлешкә бүлеп карарга мөмкин. Татар теленә («Татар дозор», «Мин татарча сөйләшәм» һ.б.), татар мәдәниятенә («Печән базары», «JADIDFEST», татар зиратындагы өмәләр һ.б.) һәм белем алуга корылган проектлар («Акыл фабрикасы»). Өченчесе – республикада, Русия күләмендә барган чараларда катнашу, анда татар компонентын кертү, үзебезне таныту. Шәһәр мәдәнияте эшчәнлегендә дә катнашабыз.

– Катнашабыз дисең, кемнәр соң алар? Форум командасында бүген ничә кеше эшли?
– Әйтергә авыр. Структура катлаулы. Форум – ул татар яшьләре оешмаларының үзидарәсе. Һәрдаим хезмәттә булучылар – ул без. Бөтен вакытын сарыф итеп, хезмәт хакы алып эшләгән кеше – ул мин. Бер кешелек форум дип тә әйтеп булыр иде. Тагын ике кеше бар: ул җаваплы сәркатип – Линария һәм матбугат сәркатибе – Гүзәлия.

– Болар бушка эшләүчеләрме?
– Хәзер инде юк, аларның хезмәт хакын да җайга салдык. Тагын әле чараларны әзерләүче, «баш миләре» ягъни, рәис урынбасарларын атарга кирәк. Болар: Айрат Фәйзрахманов, Рашат Якупов, Эльза Нәбиуллина, Нигина Әхмәдуллина, Гөлназ Бәдретдинова, Римма Бикмөхәммәтова, Рәдиф Кашапов, Ильяс Гафаров һ.б. Кемнеңдер исемен атамыйча, төшереп калдырудан да куркам. Чараның эчтәлеге, формасы, мәгънәви ягына басым ясаучылар бар. Алары инде күп санлы иҗат төркеме: төрле язучылар, журналистлар, блогерлар, дизайнерлар, архитекторлар… Шулай ук йөз ундүрт татар яшьләре оешмасы да безнең команда. Моның белән генә дә бетми. Оештыру командасы – волонтерлар үзләре аерым игътибарга лаек. Аларның саны төрле проектларда төрлечә. «Мин татарча сөйләшәм»дә волонтерлар саны йөзгә, «Печән базары»нда – иллегә, «Акыл фабрикасы»нда егермегә җитә. Кечкенә чараларныкы – биш-унбиш. Чараларда башка шәһәрләрдән килеп катнашучы волонтерларыбыз да бар.

– Командагыз төрле. Теге яисә бу чараны, проектны тормышка ашырганда фикер каршылыгы булмый калмыйдыр?
– О-о, мин ул әйберне бик яратам. Менә бу бүлмәгә генә күз төшереп ал әле. Монда нәрсә генә юк: карта, эш планы эленеп торган такта… Эш бүлмәсе ничек төрле булса, килгән кешеләре дә шундый ук үзгә. Һәркайсы үзе белән нәрсә дә булса алып килә. Ә бит аларның берсе дә безгә бернәрсә тиеш түгел. Димәк, алар форумны җәмгыятькә ниндидер файда китерә торган оешма буларак кабул итә. Бу эштә үзләреннән дә өлеш кертергә омтыла. Бәхәсләргә килгәндә, ул гел туып тора. Әйткәнемчә, мин бу мохитне яратам һәм озаграк вакытка сузарга тырышам, кыздырып торам. Гадәттә мин – сорау бирүче. «Ә ни өчен алай итәбез?», «Дуслар, болай килешеп бетми» дип әйтә алам. Безнең эшчәнлекне бизнес белән чагыштырырга була. Базар мөнәсәбәтләре административ методлардан никадәр арынган булса, яңалык та шулкадәр күбрәк чыгып тора. Бәхәс, идеяләр көндәшлеге вакытында гына яңа һәм төпле идея туа. Яңа проектны ун төрле фикер арасыннан тудырганбыз икән, аны башкаларга аңлату да җиңел. Ни өчен мондый исем сайладык, ни өчен тегеләй эшләмәдек, мәгънәсе нәрсәдә…

– Син сөйләгәндә шул «бәхәс казаны»на кереп чумасы килде хәтта…
– Читтән килгән яшьләр дә безнең бу мохиткә бик кызыга. «Сез шундый теләктәшлек белдереп эшлисез. Без дә сезгә кушылырга телибез», ди алар. Бик күп яшьләр безнең аша уза. Делегацияләрне дә биредә кабул итәбез.

– Форум рәисе буларак үз-үзеңә бәя биреп кит әле?
– Команда белән аермамны әллә ни күрмим. Мин босс түгел, милләткә хезмәт итү юлында без барыбыз да бертигез. «Мин татарча сөйләшәм» волонтерларына да: «Сез дә, мин дә – волонтер. «Абый» дип әйтмәгез миңа» дим. Алар билгеле мондый эш алымын авыр кичерә. Горизонталь яссылыкта эшләргә яратам. Үземдә хөрмәт иткән сыйфат: ачык булуым. Кешенең тышкы кыяфәте дә, физик халәте дә, сәяси карашлары да, холкы да – боларның берсе дә миңа мөһим түгел. Уртак эш өчен баш миең яхшы эшли, идеяләрең бар икән, рәхим ит! Файдаң булмаса, һич югы «эшлиләр бит» дип безне хуплап тор дим.

– Янәшәңдәгеләргә усал, таләпчән була аласыңмы?
– «Аурупада менә шулай эшлиләр. Шуннан да начар булмасын» дия алам. Таләпчәнлек дигәне менә шундый яссылыкта бара. Кешегә ирек бирәм. Эшне үзе аңлап башкаручылар ошый. Яныңдагыларга контроль кирәкми, ә мотивация бирү дә җитә. Эш процессында дуслык мөнәсәбәте бар икән, җитештерү дә арта.

– Бер эш көнегезне сөйләп кит әле…
– Иртәм, гадәттә, каһвә эчү, электрон почта һәм социаль челтәрләрне караудан, мәгълүмат куюдан башлана. Көннең беренче яртысында кунаклар килү бездә гадәти күренеш. Берәүләр моң-зар белән (мәктәп ябылу, китап җитмәү һ.б.), икенчеләре безнең белән танышырга теләп, өченчеләре уртак проект ясау тәкъдиме белән кереп чыга. Шулай ук чит төбәкләрдән килгән оешма вәкилләре дә була. Якутия, башкорт яшьләре белән бик яхшы аралашабыз. Әлбәттә, тагын шуларга өстәп бер өем кәгазь эше. Смета төзү, хисаплар тоту, хатлар язу… Бөтендөнья татар конгрессы эшендә дә актив катнашабыз. Волонтерларны җәлеп итү, оештыру эшләрендә булышу… Конгрессның булуы – безнең өчен зур көч. Ниндидер чара уздырыр алдыннан: «Әһә, безнең һич югы конференция залы, транспорт булачак», – дип уйлыйбыз. Ә инде кичкә таба Гөлназ Бәдретдинова, Айрат Фәйзрахманов кебек кешеләр керә. Алар белән алга таба эш планын сөйләшә башлыйбыз. Эш сәгате иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр дәвам итә. Ниндидер чаралар вакытында көн белән төн дә бутала. Төрле сменаларда эшләүгә күчәбез хәтта.

– Бу хәтле көне-төне эштә кайнап, гаиләңә, дусларыңа вакыт каламы?
– Эш – яшәү рәвешебез. Гаилә белән эш буталган. Якыннарым һәрвакыт миңа теләктәшлек белдерә. Еш кына «Ничек сиңа хатының түзә?» дип сорыйлар. Беренчедән, мин аны үз йортыма алып кайттым. Ул мине аннан куып чыгара алмый. Монысы шаяру, әлбәттә. Ә икенчедән, хатыным Аида, киресенчә, безнең чаралар белән кызыксынып тора. Фотограф буларак үзе дә ярдәм итә. Башкарган эшебез ничектер мәгънәле булып тоела миңа. Үзең дә үсәсең, башкаларга да ярдәм итәсең.
Балачактан бергә үскән ун-уникеләп яхшы дустым бар. Алар да эшемдә зур терәк. Яңа бер проект тәкъдим итәр алдыннан: «Дусларым, беренче тапкыр «JADIDFEST» оештырабыз. Бик дулкынланам» дип аларга язам. Ә алар исә, үзләре генә, яисә йөргән кызларын, хатыннарын алып әлеге чарага килеп җитә. Кайберсе акчалата да ярдәм итә. Араларында яхшы урыннарда – министрлыкта эшләүчеләр бар. Мәсәлән, конгресс эшчәнлегенә төзелеш министрлыгыннан ярдәм килүне күз алдына китерү кыенрак кебек. Әмма мәдәният, мәгариф министрлыгы белән беррәттән алар да безгә булышлык итә. Әлбәттә, дуслар тырышлыгы белән.

– Хәйрия акцияләреннән дә читтә калмыйсыз. Әле күптән түгел Төмән өлкәсендә су басудан зыян күргән Тугыз авылы халкына ярдәм итү йөзеннән, концерт оештырдыгыз…
– Дөресен әйткәндә, бу өлкәдә бик зур эшләр алып барабыз дип мактанып булмый әлегә. Вакыт-вакыт ихтыяҗ килеп чыкканда, әлбәттә, реакциябез бар. Татар зиратларын чистарту буенча өмәләр оештырабыз, башкалар оештырган хәйрия концертларында мәгълүмат тарату белән булышлык итәбез. Киләчәктә форум эшчәнлегең бер өлешен тулысынча хәйриягә, татар проектларына ярдәм итүгә багышлыйсы килә.

– Аурупада ике тапкыр Бөтендөнья татар яшьләре форумы узды. Бу очрашуларның әһәмияте нидә?
– Әлеге очрашуның беренчесе Латвиянең Рига шәһәрендә, икенчесе Эстония башкаласы – Таллинда узды. Форум вакытында бөтен Аурупа яшьләре бер-берсен белде, танышты. Хәзер менә аралашып яшиләр, тәҗрибә уртаклашалар. Мондый очрашулар дөнья буйлап таралып яшәүче татар яшьләренә бик кирәк.

– Ә Казанда узачак VII Бөтендөнья татар яшьләре форумында нинди яңалыклар көтелә?
– Быел утыз илдән җиде йөзләп делегат җыелачак. Форум тулысынча белем бирү форматында үтәчәк, мәдәни чараларга да бай булыр дип көтелә.

– Һәр ике ел саен әлеге чара кысаларында оешма вәкилләре Бөтендөнья татар яшьләре форумына рәис сайлый. Җанын биреп, татар дөньясын үстерү өчен тырышып йөргән егеткә бу сорауны бирү бәлки урынсыздыр да. Өченче тапкыр рәисе булып сайлану теләге ни дәрәҗәдә?
– Бу минем өчен шундый вак мәсьәлә кебек. Рәисме, Тәбрис буларакмы – анысы мөһим түгел, татар дөньясына хезмәт итәсем килә. Безнең юл салынган. Кая барасыбызны, ничек үсәчәгебезне белеп алга атлыйбыз. Командабыз белән шул идеяне башка яшьләргә дә таратырга әзер.

– Идеал татар тормышын ничек күзаллыйсың?
– Киләчәгебез Русиянең халыкларга бертигез каравына бәйле. Әгәр бу шартлар үтәлсә, Татарстан үзен Русия дәүләтендә тигез хокуклы итеп хис итә алса, безнең потенциал бик зур. Тамырларыбыз бик тирәнгә киткән, аны җил белән генә алып атарлык түгел.

– Татар яшьләренә нинди теләкләр әйтерсең?
– Соңгы вакытта үзем уйлап тапкан девиз белән яши башладым: «Татарчаны актуальләштерегез, һәр актуаль әйберне татарчалаштырыгыз!» Беркайчан да гаиләгезгә, телегезгә, милләтегезгә, дәүләтегезгә, әйләнә-тирәгезгә битараф булмагыз!

Нәзилә Хуҗина

http://idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*