tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тәбрис Яруллин Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәислегеннән азат ителде
Тәбрис Яруллин Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәислегеннән азат ителде

Тәбрис Яруллин Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәислегеннән азат ителде

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин үз вазыйфасыннан азат ителде. Бөтендөнья татар яшьләре форумы Совет әгъзалары Тәбрис Яруллинның рәислектән үз ирке белән китүенә каршы килә алмады. Бу карар Бөтендөнья татар конгрессы бинасында узган Совет җыелышында фикерләшүдән соң тавышка куеп, кабул ителде.

Совет җыелышында шулай ук яңа рәис сайланды. Моңа кадәр рәис вазыйфаларын вакытлыча башкаручы булып билгеләнгән Ленария Мөслимова кандидатурасы күпчелек тавыш белән хупланды.

Совет җыелышына 80 әгъзаның 30ы килгән иде, 24 кеше утырышта скайп аша катнашты. Шулай ук кунак буларак яшьләр утырышына Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев чакырылган иде.

Тәбрис Яруллин башта Совет әгъзалары алдында соңгы елда башкарылган эшләр буенча хисап тотты. Ул ел дәвамында Форум тарафыннан 25 проект гамәлгә ашырылуын искәртте. Бу сөйләшү форматындагы нибары берничә дистә кеше катнашындагы кечкенә проектлардан алып, бөтен илне колачлаган  зур акцияләргә кадәр.

  • Без һәрчак җәмгыятҗне борчыган барлык мәсьәләләрдә үз гражданлык позициябезне белдереп килдек, татар дөньясына яңалык алып килергә тырыштык, яңа проектлар булдырдык. Соңгы елларда инде стартаплар булдырудан бераз китеп, булган проектларыбызны җәелдерү, үстерү юнәлешендә эшләргә тырыштык. Бу эшләр алга таба да шулай дәвам итәр дип ышанам, – диде Тәбрис Яруллин.

Үзенең рәис вазыйфасыннан китүен исә ул Совет әгъзаларына тыныч кабул итәргә чакырды. “Минем китүне уртак хәрәкәткә файда китерерлек итеп кабул итәргә һәм шуннан чыгып яңа рәисне сайларга кирәк дип, ул Ленария Мөслимова кандидатурасын хупларга тәкъдим итте.

Васил Шәйхразиев сүз алып, Тәбриснең бик эшчән, бик акыллы егет, югала торганнардан түгел икәнен ассызыклады. Аның Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары һәм Форум рәисе буларак эшеннән канәгать булуын җиткерде. Әмма Тәбрис Яруллиннның кабул иткән карарына каршы килеп булмавын әйтте

  • Ул Форум Советында кала, без әле аннан күп файдалар күрербез, – дигән ышанычын белдерде Васил Шәйхразиев.

Форум Советы тавышка куеп, Тәбрис Яруллинны рәислектән китүен хуплады. Яңа рәис вазыйфасына Тәбрис тәкъдим иткән Ленария Мөслимовадан тыш, тагын 4 кандидатура чыгарылды, әмма алар рәислектән баш тартты. Ленария Мөслимова күпчелек тавыш белән Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе итеп сайланды.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*