tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тәбрис Яруллин: Киләчәк үзе килмәячәк
Тәбрис Яруллин: Киләчәк үзе килмәячәк

Тәбрис Яруллин: Киләчәк үзе килмәячәк

Казанда 1-5 август көннәрендә VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы уза. Бүген, 2 август көнне, башкаланың “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгенең актлар залында форумның пленар утырышы башланып китте.

Утырышта чыгыш ясаган Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең татар яшьләре иҗтимагый оешмалары белән эшләү буенча урынбасары, Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбрис Яруллин ике ел элек узган форумнан соң нинди эшләр башкарылганлыгы турында хисап тотты.

Үз чыгышында ул Казанда яшьләр тарафыннан уздырыла торган “Мин татарча сөйләшәм”, “Печән базары”, “Акыл фабрикасы” һәм башка проектларның нәтиҗәләре белән таныштырды. Яңа уңышлы проектларның берсе буларак, ул “Бистә 2.0” проектын атап үтте. Әлеге проект буенча, Казанда яшәүче татар яшьләре Иске татар бистәсендә тарихи биналарны буйый, яңарта. Ул: “Күпчелек татар яшьләре шәһәрдә яши. Без үзебезнең тарихи урыннарны, тамырларыбызны барларга тиеш. Дөньяда татарлар өчен кадерле булган урыннар бихисап. Һәр төбәктәге татар яшьләре безнең әлеге проектыбызга кушылып, чит җирләрдә дә татар урыннарын саклауга алынса иде”, – дип уй-фикерләре белән бүлеште. Томск, Оренбург кебек шәһәрләрдә дә андый урыннар бар, шуларны сакларга тырышсак иде, дип мөрәҗәгать итте яшьләр форумы җитәкчесе әлеге шәһәрләрдән килгән делегатларга.

Яшьләр оешмасы тарафыннан тормышка ашырылган “Акыл фабрикасы” проектының уңышлы нәтиҗәләр китергән. Балалар өчен телевидение булдыру концепциясе, татар бистәләрен үстерү проекты, татар мәгарифен үзгәртү идеяләре “Акыл фабрикасы”нда яңгыраган фикерләр. Тәбрис Яруллин ассызыклап үткәнчә, Татарстан яшьләре тәҗрибәсен чит илдә яшәүче татар яшьләре дә үз төбәкләрендә кулланырга тиеш. Татар яшьләре форумы җитәкчесе читтәге татар яшьләре оешмаларына төрледән-төрле проектларны тормышка ашыруда бергәләп эшләргә кирәклеген билгеләп үтте. Үз ягыбыздан ярдәм күрсәтә, тәҗрибә белән уртаклаша алабыз, дип делегетларны хезмәттәшлеккә чакырды Тәбрис Яруллин.

Быел сигезенче тапкыр үткәрелә торган “Киләчәк” темасына багышланган Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе киләчәктә эшләнәсе тәкъдимнәрен, уй-фикерләрен дә яңгыратты. Алар арасында: татар сәнгать оешмаларын бер татар мәдәни үзәккә туплау, яңа татар яшьләре оешмаларын булдыру, татар яшьләре проектларын тормышка ашыру өчен грандлар фондын, татар мәктәбе һ.б.

Шулай ук Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе онлайн татар университетын булдырырга кирәклеге турында тәкъдимен яңгыратты. 2020 елда үтәчәк Бөтенроссия халык санын исәбен алуга да татар яшьләренә әзерлекне 2019 елда ук башларга кирәк дигән тәкъдим белән чыкты.

“Киләчәк үзе генә килмәячәк, аны әз генә этеп җибәрергә кирәк”, – дип чыгышын тәмамлады Тәбрис Яруллин.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*