tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тәбрис Яруллин: “Татар яшьләре активистлары нинди, аларның оешмалары да шундый”
Тәбрис Яруллин: “Татар яшьләре активистлары нинди, аларның оешмалары да шундый”

Тәбрис Яруллин: “Татар яшьләре активистлары нинди, аларның оешмалары да шундый”

Бүген Казандагы “Корстон” комплексында VII Бөтендөнья татар яшьләре форумының пленар утырышы уза. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнаша. Утырыш алдыннан биредәге проектлар аллеясында дөньяның төрле төбәкләреннән килгән татар яшьләре милли юнәлешле проектларын тәкъдим итә.

ТР Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә билгеләп узганча, хәзер төрле төбәкләрдә татар яшьләренең йөзләгән оешмалары эшләп килә. Ул бүгенге татар егетләренең, кызларының төрле темаларга сөйләшә белүләре, тарихны, җәмгыятьтә үзләрнең тоткан рольләрен аңлаулары белән аерылып торуына игътибарны юнәлтте.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин сүзләренчә, яшьләр оешмаларының активлыгы аның лидерларының нинди булуына бәйле. “Әгәр активистлар шәһәр берләшмәләре белән хезмәттәшлек итсә, проектлау менеджментын азмы-күпме белсә, яңалыкларга ачык булса, аларның оешмалары да шундый була. Иҗтимагый оешмаларның төп байлыгы һәм нигезе – ул кешеләр”, – диде ул.

Проектлар аллеясенә килгәндә, анда бүген Бөтендөнья татар яшьләре форумы гамәлгә ашырган проектлар белән беррәттән, Татарстаннан читтә тормышка ашырыла торганнары да тәкъдим ителде. Әйтик, Алманиянең “Аргамак” татар яшьләре берләшмәсе әлеге илдә гомер кичерүче, шулай ук Европа татарларын күрештерүне күздә тоткан “Көзге очрашу” проектын алып килгән. Аның кысаларында татар телендә аралашуга корылган кичәләр уздыралар.

Омск шәһәренең “Заман” татар мәдәнияте үзәге вәкиле Чулпан Фәхретдинова исә татар телле заманча мохит булдыруга юнәлтелгән “Заман” әдәби-музыкаль кичәләре проектын тәкъдим итте. Чара Омск шәһәре китапханәләре территорияләрендә уздырыла.

“Проект кысаларында Татарстанның әдәби берләшмәләре белән берлектә “Заман” уку паркын булдырырга, иҗади лабораторияләр оештырырга, шул рәвешле, аудиторияне киңәйтергә ниятлибез”, – дип сөйләде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Самара татарларының “Дуслык” татар иҗтимагый оешмасы вәкиле Гөлфия Кәримова исә форумга “Сәяхәтнамә” проектын алып килгән. Ул Самарада күптән түгел барлыкка килгән Туган якны өйрәнү җәмгыяте белән гамәлгә ашырыла. Проект кысаларында Самарада татарларга бәйле истәлекле, тарихи урыннар буенча җәяү яки велосипедларда экскурсияләр оештыралар.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*