enrutat
Баш бит / Тәэминә Биктимерова: «Фатиха Аитова Европа тибындагы гимназия ачарга уйлаган»
Тәэминә Биктимерова: «Фатиха Аитова Европа тибындагы гимназия ачарга уйлаган»

Тәэминә Биктимерова: «Фатиха Аитова Европа тибындагы гимназия ачарга уйлаган»

24 ноябрьдә Казанда Фатиха Аитова исемендәге 12 нче кызлар гимназиясендә күренекле мәгърифәтченең музее ачылачак. Гимназиядә Фатиха Аитова музее ачылышында Татарстан Фәннәр академиясе Тарих институтының Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимерова да катнашачак.

“Фатиха Аитова – татар мәгарифе тарихында игелекле эшләр кылган, бөтен байлыгын, белемен кызганмыйча татар халкына хезмәт иткән, бүгенге көндә дә үрнәк булырдай татар хатын-кызы дияр идем”, – дип белдерде Тәэминә Биктимерова. Ул Фатиха Аитованың 1866 елда Троицкида атаклы миллионер Габделвәли Яушев гаиләсендә дөньяга килүен искә алды. “Фатиха Аитова үз йортында бик яхшы белем ала. Ул вакытта байлар һәркайсы балаларын зур укытучылар чакыртып укыткан”, – дип искәртте әңгәмәдәш.

«Архивларда сакланган бөтен мәгълүмат та әле өйрәнелмәгән »

Фатиха 1897 елда Сөләйман Аитовка кияүгә чыга. “Башта алар Сөләйман абый белән икесе кызлар мәктәбе ачкан. Казан губернасында өч елдан өч елга ачлык булып торган бит. Татар яшьләре балык промыселларына, Бакуга нефть промыселларына, шахтага киткән. «Шахта» җыры тикмәгә генә җырланмаган. Донбасс шахталарын үз кулына алган Бельгия, француз байлары татар егетләрен эшкә бик теләп алган. Ә менә ятим кызлар, тол хатыннар кая барсын?! Фатиха апа уйлаган да, мәктәп ачкан. Бу – Казанның Сукна бистәсендә булган. Кызларны кул эшләренә өйрәтү мәктәбе булган ул. Анда кызларга бәйләү, чигү кебек төрле кул эшләре осталыгына өйрәткәннәр. Тамакларын туйдырырлык булса да акча эшләү мөмкинлеге тудырылган. 1899 елда Фатиха апа мәктәпне 4 сыйныфлы итеп зурайта. Анысы Тукай урамында була. Атаклы аш-су осталары шушы мәктәптән чыккан”, – дип билгеләп узды Тәэминә Биктимерова.

Галимә Фатиха Аитованың Казанда татар балалары өчен югары уку йортлары, гимназияләр булмаганына борчылып яшәгәнен әйтә. “1916 елда ул патша сараена кадәр барып җитеп, шәхси гимназия ачарга рөхсәт алган. Ул вакытта татар балалары югары мәктәпкә бик авырлык белән генә кергән. Шәхси гимназия ачканчы, өч ел дәвамында Сөләйман абый белән Прага, Вена, Берлиндагы гимназияләрнең эш үрнәкләрен карап кайтканнар”, – дип бәян итте Тәэминә Биктимерова. Аның әйтүенчә, 1916 елда Фатиха Аитованың хыялы чынга аша – гимназия ача. “Фатиха апа Европа тибындагы гимназия ачарга уйлагандыр дип уйлыйм мин”, – дип, галимә архивларда сакланган бөтен мәгълүмат та әле өйрәнелеп бетмәгәнен билгеләп үтте.

«Фатиха Аитова татар кызларына биш тел өйрәтүче гимназия ачкан»

“Гимназиядә татар кызларына татарчадан тыш, биш тел – гарәп, немец, инглиз, француз, фарсы телләрендә белем алу тәкъдим ителгән. Бу үзе үк гаҗәп хәл. Фатиха апаның 4 сыйныфлы мәктәбен тәмамлаган укучылар арасында да зур гыйлем ияләре бар. Анда аш-судан тыш, дөньяви фәннәрне дә өйрәнгәннәр. Бөек композитор Сара Садыйкова, җырчы Мәрьям Рахманкулова да шушы мәктәпне тәмамлаган. Фатиха апа яшьләрне һәрвакыт гыйлемгә өндәгән. Мондый укыту әле ир балалар өчен дә булмаган вакытта үзе бинасын да салган, укытучыларын да яллаган. “Хәтта җәйге ял вакытларында да акча түли иде”, дип язганнар ул чордагы газеталарда”, – ди Тәэминә Биктимерова.

Беренче елны ук гимназиягә 230 кыз бала кабул ителгән. Ярлы балаларга, читтән килүчеләр өчен пансионат эшләгән. Укучылар өчен аерым форма да тектергәннәр. “Хәерчерәк ата-аналар бай балалары кебек күлмәк киясебез юк дип йөргән вакытта, Фатиха апа хәйләгә керешкән: “Менә Сөләйман абыегыз кызлар күлмәге тегү өчен материал бирде”, дип әйткән ата-аналарга. Фатиха апа кызларны театрларга алып барган. Гомумән, татар кызларын Европа сәнгатеннән калышмаслык итеп тәрбияләргә омтылган”, – дип ассызыклады Тәэминә Биктимерова.

«Күренекле мәгърифәтченең язмышы аянычлы тәмамлана…»

Революциядән соң, Фатиха Аитованың мәктәбе тартып алынган. Үзенә бер тиен дә пенсия билгеләнмәгән. “Ул вакыттагы Министрлар Советы рәисе Исхак Рәхмәтуллин Мәскәүгә “ул безнең мәгариф күгендә бер йолдызыбыз, зинһар, пенсия билгеләгез”, дип үтенеч кәгазе язган, барыбер билгеләмәгәннәр.

Фатиха Аитованың соңгы еллары да үкенечле. Мәскәүдә улы Якуп тәрбиясендә яшәгән вакытта, сугыш башлангач, Якупны эвакуация белән җибәрәләр. Аннан авыру хәлдәге Фатиха апа Йосыф улының хатыны Мәрьям апаның сандыгы өстендә 16 ай авырып яткан. Өч баласы да Сталин репрессияләренә эләккән. Фаҗиганең фаҗигасе бу”, – дип тәмамлады фикерен Тәэминә Биктимерова.

«Татар-информ» МА

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*