enrutat
Баш бит / «Тел – Аллаһ биргән зур нигъмәт»
«Тел – Аллаһ биргән зур нигъмәт»

«Тел – Аллаһ биргән зур нигъмәт»

Һәр милләтнең үз ана теле бар. Бу – Аллаһ тарафыннан бирелгән зур нигъ­мәт һәм без аны сакларга тиешбез, ди Казанның Әмәт бистәсе мәчете имам хатибы Равил хәзрәт Бикбаев.

– Әгәр дә бу телдә сөйләшмәсәләр, аны кирәксенмәсәләр, тел онытыла бара. Әти-­әниләре – татарча, ә балалары һәм оныклары русча гына сөйләшә торган гаиләләр күп. Кайберләрендә оныклары – татарча бөтенләй белми дә. Балалар бакчасында, мәктәптә русча сөйләшергә гадәтләнгәннәр. Мәктәпкә барып, нинди телдә сөйләшкәннәрен контрольдә тотып булмый. Тыеп та булмый, анда рус балалары да укый бит, үзара аралашырга кирәк. Димәк, өйдә татарча сөйләшергә кала. Улым-кызым, безгә кунакка киләсең икән, бары тик татарча гына сөйләш, дип әйтә алабыз бит. Һәм үзең дә аңа татарча эндәш. Туган тел – кешенең бер байлыгы. Ул аңа кирәк, ләкин бала аны әле аңлап бетерми, ничек җайлы, башкалар ничек – шулай сөйләшә. Ләкин әти-­әни аңларга тиеш. Рус телен өйрәнү хәзерге вакытта бер дә авыр түгел. Улымны татар мәктәбенә биргәндә, директорга: «Рус телен белми», – дидем. Ул: «Борчылмагыз, рус телен тиз өйрәнәчәк, иң мөһиме – татар телен белсен», – диде. Шулай булып чыкты да, – ди Равил хәзрәт.

Хәзрәт сүзләренчә, башка гыйлемнәр кебек үк, тел дә укытылган вакытта гына саклана.

– Һәрбер телнең сөйләм үзенчәлекләре, язу кагыйдәләре, әдәбияты бар. Боларны сөйләп кенә белеп булмый, аны өйрәнергә кирәк, ул укытылырга тиешле. Гомәр ибне Габделгазиз (рахимәһуллаһ) галимнәргә, Пәйгамбәребезнең хәдисләрен укытыгыз, гыйлемне өйрәтегез, ул өйрәтелгән вакытта саклана, өйрәтелмәсә бетә, дип язып калдырган. Без, мөселманнар, динебез белән дә, милләтебез белән дә аерылып торырга тиешбез. Әхмәдһади Максуди хәзрәтләре, милләт өч әйбер белән – нәсел, тел һәм дин белән саклана, дип әйткән. Нәселебезне саклыйк, бер-беребез арасында никахлашыйк, телебезне өйрәник һәм динебезне тотыйк. Шул вакытта милләтебез дә сакланыр, бу җирдә лаеклы урыныбыз булыр, кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә каршында да хур булмабыз, – ди Равил хәзрәт.

Милләтебез турында да онытмыйк, чөнки Аллаһ безне шулай итеп бар итте. Күп милләтләр арасыннан сайлап алып, Ул безгә ислам динен бирде, һидаять бирде, күп вакытта ул динне сакларга да ярдәм итә.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*