tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тел сагында – ир-егетләр
Тел сагында – ир-егетләр

Тел сагында – ир-егетләр

Казанның 175 нче номерлы мәктәбендә педагогик уен узды. Анда бары тик ир-егет укытучылар гына катнашты. Алар барысы да татар теле һәм әдәбияте мөгаллимнәре. Мәктәпкә көчле затлар килми диючеләр өчен, бу киресен исбатлаучы чара иде.

“Тел сагында – ир-егетләр” уенында дүрт команда катнаша. Алар уенның район этапларында җиңгәннәр. Мөгаллимнәр барысы да заманча, креатив булуы белән аерылып тора. Алар ачык дәрес күрсәтте, спектакльдән өзекләр куйды. Уен барышын Бөтендөнья татар кнгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров та күзәтте. Егетләргә ул эшләрендә зур уңышлар теләде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*