tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тел сәясәтен тормышка ашыруда дөньякүләм тәҗрибә нинди?
Тел сәясәтен тормышка ашыруда дөньякүләм тәҗрибә нинди?

Тел сәясәтен тормышка ашыруда дөньякүләм тәҗрибә нинди?

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында 11 декабрьдә «Ике һәм күптеллелек шартларында дәүләт һәм региональ телләрне куллануның хокукый нигезләре (федераль дәүләтләрдә тел сәясәтен тормышка ашыруның дөньякүләм тәҗрибәсе)» дигән темага Халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелә. Институт әлеге чараның төп оештыручысы да булып тора.

Конференциядә бүгенге көндә бик мөһим булган «Россия Федерациясендә һәм Россия Федерациясе составындагы республикаларда тел сәясәте», «Белем бирү оешмаларында Россия Федерациясе халыклары телләре арасыннан дәүләт телләрен һәм туган телләрне укытуның актуаль мәсьәләләре» темалары күтәреләчәк. Әлеге чарада катнашу өчен 80 гә якын фәнни чыгыш кабул ителгән. Аның эшендә чит иллләрдән һәм Мәскәү, Төмән, Элиста, Уфа, Чебоксар, Казан, Саранск, Йошкар-Ола, Ижау, Яр Чаллы һ.б. шәһәрләрдән галимнәр катнашачак.

Халыкара фәнни-гамәли конференциядә Татарстан Республикасы дәүләт органнары, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, фәнни оешмалар, белем бирү оешмалары, вакытлы матбугат вәкилләре катнашыр дип көтелә.

Декабрь башында Казан Кремлендә Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Совет утырышы үсеп килүче буынны патриотик һәм милли-мәдәни тәрбияләүнең актуаль мәсьәләләренә багышланган иде.  Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев утырышта ясаган чыгышында, җәмгыятьтә милләтара һәм динара килешүгә ирешү өчен бик нык эшләргә кирәк, дип белдерде.

«Залда утыручылар, чыгыш ясаучылар — төрле милләт вәкилләре, әмма без шушы республикада яшибез һәм эшлибез. Милләтара һәм динара килешү татарстанлылар өчен тормыш рәвеше. Ләкин аның өчен акыллы дәүләт сәясәте кирәк. Рус, татар, чуваш, мордва –  кем генә юк безнең республикада. Барлык милләтләргә, тарихка, мәдәнияткә, телгә сакчыл мөнәсәбәттә булырга кирәк. Мин татар теле турында гына түгел, бәлки безнең күп милләтле илебезнең башка милли телләре турында да әйтәм», – диде ул.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында үткәреләчәк Халыкара фәнни-гамәли конференциядә әлеге җитди һәм көнүзәк мәсьәләдә галимнәр үз сүзен әйтәчәк.

Раушания ХӨСНЕТДИНОВА

magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*