enrutat
Баш бит / Тел шома балык кебек
Тел шома балык кебек

Тел шома балык кебек

Хәзерге вакытта тел мәсьәләсе турында күп сөйләнә, милләтнең киләчәге турында кызу бәхәсләр бара. Шунысы сөенечле, ниһаять, өйдә генә сөйләшсәк тә, телне саклап калып була, дип кенә фикер йөртмиләр. Сан ягыннан татарлар икенче урында булган Сарапулда саф татар телендә сөйләшкән гаилә турында “Яңарыш” газетасына язасым килде. Тик шәһәрдә әлегә андый гаиләләр бармак белән генә санарлык икән.

Тау башындагы мәчеттә ял көннәрендә татар телен өйрәтүче укытучы Гөлсинә Садыйковага мөрәҗәгать иттем. “Мәчеттә татар теле дәресләре алып бара башлагач, балаларның татар телен бөтенләй белмәүләрен күреп шаккаттым”, — диде ул. Дөрес, Габделкәрим хәзрәт гаиләсендә бары тик татарча гына сөйләшәләр.

21нче мәктәптә татар сыйныфлары булган елларда укыткан татар теле укытучысы Флария Вәгыйзованың да фикерләрем белдем. “Татар тәрбиясе алмаган балалар рухи яктан ярлырак була. Чөнки йолалар, гореф-гадәтләр балаларны рәхимле, миһербанлы, өлкәннәргә хөрмәтле итеп тәрбиялиләр”.

Тел мәсьәләсе милли горурлык белән дә бәйле бит. Ә бездә әлегә милли горурлык кимемәде. Әнә, Алинә Заһитова өчен күпме сөендек. Ерак барасы да түгел, үзебезнең Зөлфәт Арсланов белән дә горурланабыз. Ул татар ансамбльләренә милли күлмәкләр тектерде, экспонатлар җыеп, халыкка күрсәтердәй музей ачты. Шәһәрдә милләтләр арасында үткәрелгән спорт ярышларында быел тагын татарлар беренче урынны алдылар – горурланабыз. Монда Фаил Исламгалиевның уллары зур өлеш керттеләр. Шәһәр Думасы депутаты Роберт Рыбаков та шәһәребездә “Татар йорты” булдыру, мәктәптә татар сыйныфлары, балалар бакчасында татар төркеме ачу теләге белән янып йөри.

Тик татар телен бетерергә үзләреннән өлеш кертүчеләр дә бар. Авылда туып-үсеп, шәһәргә чыгып киткән кызлар, гаилә коргач, балаларына саф татар исеме урынына колакны ярырдай исемнәр кушалар. Әби-бабайлар оныклары белән вата-җимерә рус телендә сөйләшәләр. Катнаш гаиләләр рус концертларына гына йөриләр. (Билет бәяләре татар концертларына караганда 5-6 тапкыр кыйммәтрәк булса да). Бу аяныч түгелмени?
Тел шома балык кебек, кулдан шуып чыгып киткәнен сизмибез дә хәтта. Әле ярый, шәһәребездә татар иҗтимагый үзәге бар. Алар Муса Җәлил, Габдулла Тукай кебек шагыйрьләребезнең туган көннәре уңаеннан кичәләр оештыралар. Шушында йөргән, Сабантуйда татарча шигырьләр сөйләгән 10 яшьлек Тимур Каһиров та, яшьтәше Лиля Төхвәтуллинаның сәхнәдә татарча җырлаганына кызыгып, татарча җырлый башлады.

Менә бит! Тимурның әтисе Марат, Электр генераторлар заводында цех җитәкчесе булып эшли, татарча китаплар укый. Әнисе Гөлнара, шул ук заводта — икътисадчы. Гөлнараның 93 яшьлек әбисе бүген дә намаз укый. Тимур әбисе Рәзилә, Муллаян бабасы белән татарча сөйләшергщ тырыша икән. “Татар телен өйрәнү факультативлары булса, Тимур йөрер иде”, — ди якыннары.

Асия Әхмәдиева, Сарапул шәһәре

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*