enrutat
Баш бит / Тел яшереп утырмыйк (дәвамы, 4нче өлеш)
Тел яшереп утырмыйк (дәвамы, 4нче өлеш)

Тел яшереп утырмыйк (дәвамы, 4нче өлеш)

КФУ татар мәктәпләренә укытучылар әзерләү вазыйфасын үз җилкәсеннән төшерү сәбәпле, милли мәктәпләребездә татарча укытучы белгечләргә кытлык сизелә башлады. Шушы куркынычны тирәнтен аңлаган зыялыларыбыз – Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов, КФУ профессоры, ТФА академигы Индус Таһиров, җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин, ТФА академигы, Казан дәүләт педагогика университетының элеккеге ректоры Рүзәл Юсупов, тарихчы галим, БТК башкарма комитетының бюро әгъзасы Дамир Исхаков, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев, “Ватаным Татарстан” газетасы редакциясенә җыелып, әлеге проблеманы уртага салып сөйләште. Сөйләшүгә КФУ һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчеләре дә чакырылган иде. Ни сәбәптәндер, алардан вәкилләр булмады.

b8db121ab174b97acfe5b7a86df24f95_XLРазил Вәлиев:

– Мин әле генә Таулы Алтай Республикасында йөреп кайттым. Анда халыкара конференция булды. Анда без бүген сөйләшә торган милли мәгариф мәсьәләләре дә күтәрелде. Мин инде милли мәсьәлә белән күптәннән шөгыльләнәм. Бу яшькә җиткәч мин бер нәрсәне аңладым. Милли мәгариф системасы булмаган халыкның киләчәге өметле түгел. Халык бөтенләй юкка  чыгарга мөмкин. Кайбер искәрмәләр бар-барын. Әмма безнең балалар бакчасыннан алып югары уку йортына кадәр милли мәгариф системабыз булмаса, милләтебезнең киләчәге бик куркыныч. Алтайда, сез бик тырышасыз, Россия җитәкчеләренә дә мөрәҗәгать итәсез, әмма үзегез генә зур нәтиҗәләргә ирешә алмаячаксыз, безгә бергә булудан, бергәләшеп көрәшүдән башка юл юк, дип әйттеләр. Чынлап та, безгә, милли республикаларга бер йодрык булып тупланырга кирәк. Таләпләребезне бергәләп куймасак, безне тыңламаячаклар, ишетмәячәкләр. Якутиядә Евразия хәрәкәте дигән бер оешма төзегәннәр, хәзер Таулы Алтайда да шуны оештырдылар, инде шундый тәкъдим белән Татарстанга килергә җыеналар. Өч республика бергәләп, башкаларны да чакырып, киңәшмә үткәрергә ниятләп тора алар. Бәлкем киләчәктә барча милли республика вәкилләрен туплап торган бер үзәк булыр.

Күптән түгел мин депутат буларак авылларда йөреп кайттым. Шунда бәгырьгә кан сауган кебек авыр тәэсир калдырган мәлләр булды. Туган авылымда, башка авылларда да урамдагы балалар урысча сөйләшеп йөри. Шаккаткыч хәл. Мәгариф идарәсе башлыгыннан бу хәлнең сәбәпләрен, аерым алганда, Түбән Кама шәһәренең икенче гимназиясе татарныкы дип саналса да, нигә фәннәрне туган телдә укытмыйсыз, нигә татар тәрбиясе сизелми, дип сорадым. “Кая укытучыларыгыз? Без химия, математика, физика фәннәрен татарча укытучыларны эзлибез, таба алмыйбыз. Казанда  укытучылар әзерләнми бит, сез безне бик авыр хәлгә куясыз,” – дип җавап бирде ул. Мин моңа каршы бер сүз әйтә алмадым.

Бер ай элек Уфада булып, аларга көнләшеп, сокланып кайттым. Анда бүгенге көндә педагогика университеты гөрләтеп эшләп ята. 12 мең студентлары, татар теле һәм әдәбияты кафедрасы да бар. Аларга да төп университетка кушылырга тәкъдим булган, хәтта мәҗбүр итәргә тырышканнар. Әмма алар баш тарткан. Шунысы да бар: соңгы вакытта ата-аналар үзләре дә балаларын милли мәктәпкә азрак бирә башлады. Моның сәбәпләрен беләсез инде: мәктәпне тәмамлаганда балаларының БДИне фәкать урысча гына тапшыруын сылтау итә ата-аналар. Бу – төп сәбәпләрнең берсе. Без инде, БДИгә каршы чыгып, ТР Дәүләт Советы исеменнән РФ Президентына да, Дәүләт Думасына да мөрәҗәгатьләр җибәрдек, әмма һаман нәтиҗәсе юк. Хәтта бер ата-анабыз халыкара судка да мөрәҗәгать итте. Аның да азагына кадәр барып җитә алганы юк. БДИне урыс телендә генә тапшыру мәҗбүрияте – турыдан-туры РФ Конституциясенә каршы килә торган гамәл. Анда, һәммә гражданин, ватандаш туган телендә белем алырга хокуклы, дип язылган. Югыйсә, БДИ – белем алуның, шуңа хисап, нәтиҗә ясауның иң җаваплы чоры. Болар РФ мәгариф һәм фән министрының әмере буенча БДИне мәгариф системасыннан алып ташладылар. Судка бирүнең дә мәгънәсе юк, чөнки алар сәяси карар кабул итә. Мөгаен, икенче зур сәбәп – татарда милли аңның шактый түбән дәрәҗәдә булуыдыр. Әле моңа заманында Тукай да зарланган.

Без хәзер шул заманнан да түбәнрәк дәрәҗәдә. Әгәр милли мәктәп булмаса, милли әдәбият та булмаячак. Милли мәктәпнең сакланышы – бүгенге көндә иң төп мәсьәлә. Бүген барча татар мәктәпләре юкка чыкса, ун-егерме елдан бер укучыбыз да калмый дигән сүз. Димәк, язучыларыбыз, шагыйрьләребез, драматургларыбыз булмый дигән сүз. Милли мәктәп булмаса, милләт бетә дигән сүз. Тагын бер җитди сәбәп бар. Ата-аналар баласын бирсен өчен, мәктәптә укыту, тәрбия дәрәҗәсе югары булырга тиеш. Менә татар-төрек лицейлары бар иде, анда баласын бирергә ата-ана чират тора, бер урынга 4-5 бала, зур конкурс иде. Димәк, анда укыту, тәрбия дәрәҗәсе югары булган. Димәк, мәктәпләребездә тәрбия мәсьәләсе дә бик үк югары дәрәҗәдә түгел әле. Аннан соң шәһәрләрдәге татар мәктәпләре ашык-пошык ачылды. Кайберләре элеккеге балалар бакчасы бинасында ачылды, кайберләренең спорт заллары яки ашханәләре юк. Янәшәдә яхшы мәктәпләр ачылганда, ничек инде ата-ана баласын шундый мәктәпкә бирсен?! Соңгы өч-дүрт елда Казанда нинди шәп, зур мәктәпләр ачылды, тик аларның берсен дә милли мәктәп ясамадылар.

Балаларда туган тел өйрәнүгә ихтыяҗ юк диләр. Моның өчен җәмгыятьтә шартлар, таләпләр булырга тиеш. Әйтик, ни өчен Татарстан Президенты гына ике дәүләт телен белергә тиеш?! Ни өчен министрлар, депутатлар, муниципаль хезмәткәрләр белергә тиеш түгел?! Шушы нәрсәне хәл итә алсак, күпмедер дәрәҗәдә алга китәр идек. Шул чагында  ата-ана, балам татар телен белсә, шул урыннарда эшли ала, дип уйлар иде.

Чынлап та, бүген педагогика институты яки университеты ачудан башка юлыбыз юк. 40-50 мең студентлы вузның бер почмагында бер кечкенә генә татар бүлеге ачу мәсьәләне хәл итмәячәк. КФУның теләсә кайсы институтына барып керәсең, корридорда барысы урысча сөйләшеп йөри. Анда татар рухы була алмый. Татар агаеның түбәтәен киеп, намазлыгын тотып, чиркәүгә кереп намаз укыган шикелле бу. Шуның өчен безгә аерым университет кирәк.

Татарстан фәкыйрь республика түгел, берничә мең студентлы педуниверситет кына тотарлык хәле бар. Нефть институты бар бит. Дөрес, анысы да кирәк, әмма татар институты бүген мөһимрәк. Әйе, без чыгышларда, республикабызда 800дән артык татар мәктәбе бар, дип әйтәбез. Әмма алар барысы да чын мәгънәсендә милли мәктәпме?! Хәзер Россия законнары буенча милли мәктәп дигән төшенчә гомумән юк. Бер генә карарда, законда да, хәтта элмә такталарда да милли мәктәп дип язарга ярамый. Әлеге дә баягы икенче гимназиягә милли гимназия дип язарга ярамый. Милли дигән нәрсәне бутар өчен милли проект дигән нәрсә керттеләр. Милли сүзенең эчтәлеген бөтенләй оныттырырга телиләр, Европалаштырмакчы булалар. Әмма аны безнең баштан, телдә чыгарып ташлау бик авыр булачак.

Телне гаиләдә өйрәнергә кирәк дип кат-кат әйтәләр. Шулай дөрестер. Әмма бүген шәһәрләрдә күпме ата-ана үз баласына милли тәрбия бирә аларлык татарча яхшы белә икән?! “Звезда Поволжья» газетасының баш редакторы Рәшит Әхмәтовны гына алыйк. Милли җанлы кеше ул. Малаен татар гимназиясендә укытты. Хәзер малае әтисен татарчага өйрәтә. Киресенчә, улы әтисен өйрәтә. Әле җитмәсә, Татарстан, Башкортстаннан кала башка респубика-өлкәләрдәге татарларның 70-80 проценты өйләрендә татарча сөйләшми диләр. Ничек алар үз балаларын татарчага өйрәтсен?! Шуңа күрә өйдә өйрәтергә чакыру өлешчә генә дөрес. Чынлап та, 1994 нче елны ТР Дәүләт Советы милли университетны торгызу буенча карар кабул иткән иде.

Әлеге карарны әле беркемнең дә гамәлдән чыгарганы юк. Ул карарга таянып та эшләргә була. Гомумән, безгә бу мәсьәлә буенча югарырак дәрәҗәдә, җитәкчелек дәрәҗәсендә киңәшмә үткәрү башлангычы белән чыгарга кирәк.

Дәвамы бар (түгәрәк өстәлнең алдагы өлешләрен Тел яшереп утырмыйкТел яшереп утырмыйк (2нче өлеш)Тел яшереп утырмыйк (3нче өлеш) сылтамалары аша узып укый аласыз)

vatantat.ru

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*