tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тел яшереп утырмыйк (дәвамы, 5нче өлеш)
Тел яшереп утырмыйк (дәвамы, 5нче өлеш)

Тел яшереп утырмыйк (дәвамы, 5нче өлеш)

КФУ татар мәктәпләренә укытучылар әзерләү вазыйфасын үз җилкәсеннән төшерү сәбәпле, милли мәктәпләребездә татарча укытучы белгечләргә кытлык сизелә башлады. Шушы куркынычны тирәнтен аңлаган зыялыларыбыз – Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов, КФУ профессоры, ТФА академигы Индус Таһиров, җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин, ТФА академигы, Казан дәүләт педагогика университетының элеккеге ректоры Рүзәл Юсупов, тарихчы галим, БТК башкарма комитетының бюро әгъзасы Дамир Исхаков, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев, “Ватаным Татарстан” газетасы редакциясенә җыелып, әлеге проблеманы уртага салып сөйләште. Сөйләшүгә КФУ һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчеләре дә чакырылган иде. Ни сәбәптәндер, алардан вәкилләр булмады.

yusupov-2Рүзәл Юсупов:

– Быел Казан педагогика университетының төзелүенә 140 ел. Шул уңайдан “Мөгаллимнәр мәктәбе” дигән мәкалә яздым. Мәкалә язганда шул тарихны тагын бер кат барладым. Нәрсә ачыклана: патша вакытында, совет чорында милли мәсьәләдә хакимиятләр демократрак булган икән. Башта Казан укытучылар институты итеп ачалар, соңрак бу исем берничә тапкыр үзгәрә. Казан, Вятка, Сембер, Самара, Әстерхан губерналары кергән Казан округы гимназияләре һәм училищеларына укытучылар әзерләү өчен ачыла ул. Аның уставында, беренче чиратта җирле халыкларга хезмәт күрсәтергә тиеш, дип язылган була. Бу табигый дә. Көнбатыш Себердән башлап Идел, Урал буе республикаларындагы халыклар укытучыларын бездә әзерләгән.Чуаш, мари, удмурт, әлбәттә, татар теле кафедралары да булган.  Мин моны КФУ ректорына каршы җавап итеп әйтәм. Алар Казан университетына килеп белемнәрен камилләштергән. Монда зур галимнәр эшләгән. 1929-1930нчы елларда төрле белгечлекләр буенча кандидатлык яклау хокукы бирелә институтка. Бездә ун чит тел укытылды. Без математика, татар мәктәбендә математика укытучысы, физика, татар мәктәбендә физика укытучысы дип,  башка бөтен фәннәр буенча да шулай төрле белгечлекләр буенча укучылар кабул итә идек. Бөтен фәннәрдән дә без татарча укытучылар әзерли идек. Дөрес, 4-5нче курсларда терминнарны урысча да бирә, урыс телле мохиттә эшләргә туры килсә дип, урысча да укыта идек. Ике телне дә үзләштереп, бик әйбәт укып чыгалар иде. Уйланылган система иде, барысын бетерделәр.

Менә 2-3 елда гына 245 дәреслек бастырып чыгарылган булган. Чын мәгънәсендә мөгаллимнәр мәктәбе. Чит илләр белән дә мөнәсәбәтләр урнаштырылды. Әле ун ел элек кенә кабул итү имтиханын вуз үзе билгели иде. Татар филологиясенә татар теленнән имтихан бирмичә кер инде! Билгеле, иң куркынычы БДИ булды. Бездә бит ике тел – дәүләт теле. Нишләп без өстән басым ясауларына бик тиз бирешәбез икән?! Бу беренче чиратта вуз җитәкчеләренә бәйле. Педуниверситетны бетерү зур акылсызлык булды. Россиянең башка республика-өлкәләрендә, зур шәһәрләрдә педагогика уку йортлары бар. Чаллы һәм Алабуга педагогика институтларын кушсалар, әле бер хәл. Безнең педуниверситет татар рухлы иде. Хәзер нәрсә эшләргә? Бүген милли университет ачу бәлкем кемнәргәдер ошап бетмәс. Минемчә, элек булган Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетын кабат торгызырга кирәк. Татарстан аны үз акчасына тотса, бик шәп булыр иде. Менә Лондон университетының эчендә педагогика институты бар. Тик нишләптер бездә вузларны кушканда андый юлдан китмәделәр. Бу ялгышны тиз арада төзәтергә кирәк.

Дәвамы бар (түгәрәк өстәлнең алдагы өлешләрен Тел яшереп утырмыйкТел яшереп утырмыйк (2нче өлеш)Тел яшереп утырмыйк (3нче өлеш)Тел яшереп утырмыйк (4нче өлеш) сылтамалары аша узып укый аласыз)

vatantat.ru 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*