tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тел яшереп утырмыйк (дәвамы, 6нче өлеш)
Тел яшереп утырмыйк (дәвамы, 6нче өлеш)

Тел яшереп утырмыйк (дәвамы, 6нче өлеш)

КФУ татар мәктәпләренә укытучылар әзерләү вазыйфасын үз җилкәсеннән төшерү сәбәпле, милли мәктәпләребездә татарча укытучы белгечләргә кытлык сизелә башлады. Шушы куркынычны тирәнтен аңлаган зыялыларыбыз – Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов, КФУ профессоры, ТФА академигы Индус Таһиров, җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин, ТФА академигы, Казан дәүләт педагогика университетының элеккеге ректоры Рүзәл Юсупов, тарихчы галим, БТК башкарма комитетының бюро әгъзасы Дамир Исхаков, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев, “Ватаным Татарстан” газетасы редакциясенә җыелып, әлеге проблеманы уртага салып сөйләште. Сөйләшүгә КФУ һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчеләре дә чакырылган иде. Ни сәбәптәндер, алардан вәкилләр булмады.

Дамир-Исхаков091Дамир Исхаков:

– Бүгенге сөйләшүгә безнең оппонентларның килмәве начар. Алар мәсьәләне ахыргача аңлап җиткерми, күрәсең. Әгәр җәмәгатьчелек тотынса, без Гафуровка да мәсьәләнең четереклелеген аңлата алырбыз дип уйлыйм. Минемчә, ул чынбарлыктан артык югары күтәрелгән. Бәлкем әле ул киләчәктә дә депутат булып сайланырга теләр. Аңарчы ук аны эштән алмасалар,  татар җәмәгатьчелеге үз фикерен әйтер дип уйлыйм. Мондый кеше белән эшләп булмастыр. Бүген карала торган мәсьәләнең берничә ягы бар. Без Татарстанда бераз сәеррәк хәлдә калдык. Күрше республикаларның берсе дә пединститутларын бетермәде. Россиядә дә пединститутлар шул килеш сакланды. Без глобализациягә кереп китеп, төптән уйламыйча,  пединститутларны бетереп ташладык. Стратегик яктан ялгыш булган бу. Инде чынлап та татар мәктәпләрендә укытыр өчен төрле фән белгечләре калмады. Математиканы урысча укытырга әзерләнгән кеше тиз генә татарчага күчә алмый. Бәлки бөтенләй күчә алмыйдыр. Терминнар дигән нәрсә, фикерләү бар. Урыннарда, белгечләр юк, дип зарланалар. Безнең федераль университет чынбарлыкта бу эштән баш тартты. Димәк, без шушы юл белән татар мәктәпләрен бетерүгә кул куйдык булып чыга. Шуңа күрә педуниверситетны торгызу мәсьәләсе көн тәртибендә тора. Шунсыз безнең татар мәктәпләре ябылып бетәчәк. 90нчы елларда Себердә йөзгә якын татар мәктәбе бар иде, хәзер 7-8 генә татар мәктәбе калды, шуның нәтиҗәсендә Төмән һәм Тубыл вузларындагы татар теле һәм әдәбияты кафедралары ябылды. Кадрлар юк, БДИ килеп керде. Шуның нәтиҗәсе бу. Татарстаннан читтә вәзгыять күпкә начаррак. Үзебез дә шул чиккә җитеп киләбез.

Мәсьәләнең икенче ягы. Үз вакытында мин федераль университет концепциясен төпченеп өйрәнгән идем. КФУның концептуаль базасына зур кимчелекләр салынган, минемчә. КФУ Идел буе төбәге өчен эшләнгән. Төбәк федераль югары уку йорты. Идел буе төбәгендә алты милли республика бар. Монда татар, чуаш, башкорт… башкаларның да мәнфәгате бар. Беребезнең дә мәнфәгате КФУ концепциясендә искә алынмаган. Ни өчен әле КФУда фин-угор халыкларының теле һәм тарихы буенча кафедра булырга тиеш түгел?! Мари, мордва, удмуртлар монда укырга керә бит. Алар үз телләре, тарихлары турында биредә бер мәгълүмат та ала алмый. Гомумән, монда төрле халыклар, милли мәнфәгатьләр булуы искә алынмый. Шулай да иң авыры татар башына төшәчәк. Чөнки  күршеләребез берсе дә пединститутларын бетермәде. Концептуаль карамыйча, бу университетның эшчәнлеген үзгәртеп булмый. Мәсьәләнең өченче ягы – университет эчендәге татар мәсьәләсе. Элек монда татар юнәлеше буенча кайбер шартлар бар иде. Әйтик, тарих факультетында Татарстан тарихын укыталар һәм анда шул юнәлеш буенча махсуслашып та була иде. Совет чоры булса да, иске татар язуын – гарәп шрифтын да өйрәттеләр. Бу яктан караганда артка китеп барабыз. Билгеле, совет чорында милли сәясәт көчлерәк, илнең милли составы да күп төрлерәк иде. Шуңа күрә безгә басым нык булмады. Совет чоры тәҗрибәсен өйрәнеп, университетны дөрес юнәлешкә кертергә кирәк. Болай барып булмый. Университет даирәләре татарны өйрәнү терминын кертеп чынлыкта зур ялгышлык ясады. Монда бит сүз татарны өйрәнү турында түгел, университет эчендә татарның җисемен саклау турында бара. Анда тарих та, ислам цивилизациясен өйрәнү дә булырга тиеш. Әле күптән түгел генә КФУда инглиз телле бер конференция булды. Анда инглизчә чыгыш ясаучы җирле кадрлар бик аз иде. Безнекеләр инглизчә белми һәм башкалар белән чагыштырганда белем дәрәҗәләре дә начар. Ә университет, без бөтенесен дә эшлибез, дип шапырынган була.

Берничә юнәлештә хәрәкәт итәргә була. Безгә башта университетны тәртипкә китерергә тырышып карарга кирәк. Билгеле, ректор каршы булачак. Чөнки ул нәрсә эшләгәнен белеп эшләми. Әйтик, ни өчен университетта татар тарихы кафедрасы булырга тиеш түгел?! Әгәр безгә бөтен илдән, шулай ук Идел буе федераль округыннан, чит илләрдә килеп укыйлар икән, нишләп без аларга татар турында сөйләргә, тарихын аңлатырга тиеш түгел?! Безнең тарихның бер кимчелеге дә юк. Киресенчә, татар тарихын белгән кеше Россия, дөнья тарихын да яхшырак аңлый. Без биредә аларга шул белемне биреп җибәрергә тиеш.

Дәвамы бар (түгәрәк өстәлнең алдагы өлешләрен Тел яшереп утырмыйкТел яшереп утырмыйк (2нче өлеш)Тел яшереп утырмыйк (3нче өлеш)Тел яшереп утырмыйк (4нче өлеш) , Тел яшереп утырмыйк (5нче өлеш) сылтамалары аша узып укый аласыз)

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*