enrutat
Баш бит / Тел яшереп утырмыйк (дәвамы)
Тел яшереп утырмыйк (дәвамы)

Тел яшереп утырмыйк (дәвамы)

КФУ татар мәктәпләренә укытучылар әзерләү вазыйфасын үз җилкәсеннән төшерү сәбәпле, милли мәктәпләребездә татарча укытучы белгечләргә кытлык сизелә башлады. Шушы куркынычны тирәнтен аңлаган зыялыларыбыз – Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов, КФУ профессоры, ТФА академигы Индус Таһиров, җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин, ТФА академигы, Казан дәүләт педагогика университетының элеккеге ректоры Рүзәл Юсупов, тарихчы галим, БТК башкарма комитетының бюро әгъзасы Дамир Исхаков, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев, “Ватаным Татарстан” газетасы редакциясенә җыелып, әлеге проблеманы уртага салып сөйләште. Сөйләшүгә КФУ һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчеләре дә чакырылган иде. Ни сәбәптәндер, алардан вәкилләр булмады.

1018527_originalИндус Таһиров:

– Монда һичшиксез татарлыкны беренче урынга куя торган кешеләр җыелган. Дөрес, кайбер вакытта кайберләребез әйтергә курка, читләшә. Инде Рафаил турыдан-туры дөресен әйткән, кайвакыт катырак та бәрелгән икән, аңа һич кенә дә үпкәләргә ярамый. Туры әйткән туганына ярамый, диләр бездә. Юк, ярарга тиеш. Монда бит без шәхси мәнфәгатьләребезне түгел, милләтне алга куеп сөйләшәбез. Фикерләр бәрелешеп, татарлык беренче урында, башкалар өчен өлге булып торырга тиеш. Әгәр бүген федераль университет турында мәсьәлә килеп чыккан, КФУ эченә кертелгән педагогия университеты бүген юк дәрәҗәсенә калып бара икән,  әлбәттә, без барыбыз да моңа борчылырга тиеш. Шуның өчен ул институтның директоры йә булмаса җаваплы кешесе бүген монда катнашырга тиеш иде. Монда бер-беребезне хурлау өчен түгел, аңлашу өчен җыелдык. Качып йөрү, күренмәскә тырышу дөрес түгел. Инде мәсьәләне хәл итүгә килгәндә, федераль дигән сүз шул ук дәүләт дигән мәгънәдә. Элек тә Мәскәүнеке иде ул. КДУ турыдан-туры СССР Югары белем министрлыгына буйсына иде. Татарстанга буйсынмыйбыз дигән сүз белән дә килешеп булмый. Без кем генә булсак та, нинди генә юнәлештә эшләсәк тә, шушы җирлектә яшәгәч-торгач, Татарстанга буйсынырга тиеш. Чөнки бу – татар җире, татар иле. Менә табыш иллегә илле бүленергә тиеш дип куйдылар. Әле ул алай гына да булырга тиеш түгел.  Заманында без кайбер вәкаләтләрне Мәскәүгә бирдек. Без менә шул вәкаләтләрне башкарганнары өчен генә түләргә, калганы тулысынча үзебездә калырга тиеш иде. Ә без бүгенге көндә Россиянең башка субъектлары дәрәҗәсенә төшеп барабыз. Туксанынчы елларда без Татар гуманитар институты оештырган идек. Педагогик кадрлар әзерләү өчен һич югы шуны торгызырга кирәк. Шушы институтны аякка бастырып, киләчәктә аны гомумән университет дәрәҗәсенә күтәрергә була.

 
Бүгенге университет кемнәрне әзерләргә тиеш?  Федераль булгач, без монда татарны, чуашны, мукшыны да бертигез дәрәҗәдә күрергә тиеш дип белдерүчеләр бар. Яз, әйт, әмма үз мәнфәгатьләреңне онытма. Биш йөз кеше гариза биргән икән, шулар арасыннан үзебезгә кирәкле кешеләрне алуны максат итеп куй. Совет чорында шулай иде бит.

 
ostorozhno-korston
Фәндәс Сафиуллин:

 – Сәясәттә начар вәзгыять булмый. Һәр вәзгыятьне уңай якка файдаланып була. Университет мәсьәләсендә уңай гына вәзгыять килеп чыкты. Үзебезнең югары уку йортын булдыру зарурлыгы соңгарак калып булса да хәзер бик яхшы ачыкланды. Шуны булдырмыйча, татар мәгариф системасын коткарып калып булмаячагы күренеп тора. Бүгенге университетта татар фәне, теле, мәдәнияте яши алмый. Совет заманында үтми торган, бозык товарларны кушып-өстәп саталар иде. Университетның татарга карашы менә шул бозык товарга мөнәсәбәтне хәтерләтә. Ректор, КФУ – Татарстан университеты түгел, Россия мәнфәгатьләрен кайгыртучы вуз, дип әйтә. Бу нәрсә дигән сүз? Әгәр татар, Татарстан мәнфәгате Россия мәнфәгатенә карамый-керми икән, димәк, ректор, Татарстан – Россия түгел, ул Россиягә керми дип әйтмәкче. Бу бит – сепаратизм!

дәвамы бар (түгәрәк өстәлнең беренче өлешен http://tatar-congress.org/yanalyklar/tel-yasherep-utyrmyyk сылтамасыннан узып укый аласыз)

https://www.vatantat.ru 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*