tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тел яшереп утырмыйк
Тел яшереп утырмыйк

Тел яшереп утырмыйк

КФУ татар мәктәпләренә укытучылар әзерләү вазыйфасын үз җилкәсеннән төшерү сәбәпле, милли мәктәпләребездә татарча укытучы белгечләргә кытлык сизелә башлады. Шушы куркынычны тирәнтен аңлаган зыялыларыбыз – Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов, КФУ профессоры, ТФА академигы Индус Таһиров, җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин, ТФА академигы, Казан дәүләт педагогика университетының элеккеге ректоры Рүзәл Юсупов, тарихчы галим, БТК башкарма комитетының бюро әгъзасы Дамир Исхаков, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев, “Ватаным Татарстан” газетасы редакциясенә җыелып, әлеге проблеманы уртага салып сөйләште. Сөйләшүгә КФУ һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчеләре дә чакырылган иде. Ни сәбәптәндер, алардан вәкилләр булмады.

63168_500189440002230_77854291_nСөйләшүне “ВТ”ның баш мө­хәррире Миңна­зыйм Сә­фәров баш­лады:

– Хәзерге вакытта республикабызда 800дән артык татар мәктәбе эшләп килә. БДИ куйган кырыс шартларда да алар, шөкер, укытып ята. Ләкин бүген безгә: “Алар өчен педагогик кадрлар әзерләү мәҗбүри түгел. Чынлыкта бөтен фәннәр дә диярлек урысча укытуга күчеп бара,” – дип әйтә башладылар. Бу очракта татар җәмәгатьчелеге, табигый, тел яшереп, авыз йомып утыра алмый. Милли мәгарифебезнең иртәгәсен бүген кайгыртмасак татар милләте буларак юкка чыкмабызмы? Шушы хакта сезнең фикерләрегезне ишетәсебез килә, җәмәгать.

 

Рафаил Хәкимов:

– Дөресен әйткәндә, уйлаганымны мин берничә мәртәбә матбугатта халыкка җиткердем инде. Табигый, бу проблема бөтен халыкны – татарны гына түгел, урысны да борчый. Биредә бер фикерне басым ясап тагын кабатлыйм. Университет федераль булса да, ул безнең акчага яши. Без салым түлибез. Имеш, акчаны Мәскәү бирә. Ул бит башта республика-өлкәләрдән җыя. Бездән табышның кимендә 73 проценты Мәскәүгә китә. Шул акчаларга университетларны тоталар. Шулай булгач, ул Татарстанны гына түгел, бөтен татарны кайгыртырга тиеш. Минемчә шулай, “федераль» дигән сүзнең мәгънәсен башкача ничек аңлатасың?! Мәскәү кайдандыр – һавадан акча тапмый, бездән җыя. Хәзер донор республикалар күп калмады. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та, нигә сез бездән салым алып, аны резерв фондына яшерәсез, кайтарыгыз, экономикага кертегез, дип дөрес әйтте. Шуның өчен КФУ җитәкчеләренең, без – федераллар, безгә кагылмагыз, үз мәнфәгатьләрегезне безнең җилкәгә салмагыз, дип әйтүе – зур хата ул. Үз университетыбызны булдырырга кирәк. Билгеле, бүген аны оештыру җиңел булмас, вакыт та кирәк. Инде КФУ эчендә аерым институт булдырырырга, анда татарга кагылган бөтен кафедраларны, барча төгәл фәннәрне, гуманитар юнәлешләрне тупларга мөмкин.  Милли мохит кору өчен, аның аерым бинада булдырылуы да мөһим. Аерым уку йорты булганда, аның зурлыгы мөһим түгел. Дөньядагы иң яхшы университетларда гадәттә биш мең кеше укый. Әле аларның кайберләрендә студентларга караганда аспирантлар күбрәк. Шундый вуз зарур. КФУ эчендә дә менә шундый татар университеты оештырырга була.

Дәвамы бар
Ватаным Татарстан

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*