tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Теле барның – иле бар
Теле барның – иле бар

Теле барның – иле бар

Төрле сәбәпләр аркасында туган илләреннән китеп яшәгән милләттәшләребез өчен Сургут шәһәре иҗтимагый татар милли – мәдәни мохтарияты каршында эшләп килүче якшәмбе мәктәбе 11 март көнне чираттагы дәресләрен бик күңелле, мавыктыргыч итеп үткәрде. Дәресләр балалар өчен генә түгел, татар телендә авыр сөйләшүче әти – әниләр өчен дә иде. “Әти – әни, мин – тату гаилә” дип исемләнгән дәрестә балалар әти- әниләре белән бергәлектә саф татар телендә табышмак, әйтем, мәкальләр әйтешкәннән соң, 8 мартка багышланган татарча открыткаларда ясарга җитештеләр. Мондый дәресләр балаларның иҗади сәләтен үстерергә, мөстәкыйль эшләү омтылышын уятырга, узара аралашу осталыгына ирешүдә зур әһәмият уйный.

“Дәрестә урынлы кулланылган уеннар укучыларны тагында активлаштыра, аларның игътибарын дәрес материалына юнәлтә. Аеруча кече яшьтә балага белем һәм тәрбия уен аша бирелә дә инде. Арада “табышмак” сүзенең мәгънәсен аңламаучылар да бар.Шуның өчен татар теле дәресләрен ешрак үткәреп,мәктәптә алган белемнәре мәктәптән тыш өйдә,гаиләдә бергәләп әти- әниләр белән ныгытсак, татар телендә ешрак сөйләшсәк, бала кулына татарча китаплар тоттырсак без нинди дә булса уңышка ирешә алабыз. Шуңа күрә безгә татар теле дәресләрен укытуны туктатырга ярамый, татар халкының үткән бөек тарихы, бүгенгесе, киләчәге, матур сөйләме һәм эчке дөньясы шушы телдә саклана, шушы тел аша аң-зиһенгә үтеп керә”- дип үз фикерләре белән бүлеште якшәмбе мәктәбе укытучысы Тәслия Мөхибуллина.

Бүгенге көндә, Сургут шәһәре иҗтимагый татар милли-мәдәни мохтарияты телебезне камил рәвештә үзләштерү юлын, проблемасын алгы планга куйды. Телне,гореф-гадәтләрне саклау өстендә бик күп чаралар оештырылып тора. Бирегә үткәрелгән милли-мәдәни чараларны мөмкинлекләр булган саен куеп, яктыртып барабыз.Әгәрдә безгә кушылырга теләктәшлек белдерүчеләр бар икән,без барыгызны да үзебезнең татар үзәгендә көтеп калабыз.Безнең алда яшь буынга татар телен укытуны, телне киләчәк буынга сеңдереп, аны телле милләт итү бурычы тора.Бу бурычны бергәләп үтик. Бергә булыйк!

Г.Фәтхулова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*