tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Теләче “Ак калфагы” 2015 елда
Теләче “Ак калфагы” 2015 елда

Теләче “Ак калфагы” 2015 елда

Татарстанның Теләче районында “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе буларак 2014 нче елның 21 нче ноябрендә Бөтендөнья татар конгресының Теләче районы оешмасы комитеты утырышында сайлап куелдым. Эшне шуннан башладым: “Ак калфак оешмасының 8 кешедән торган комитет членары булдырылды. Комитет членнары итеп төрле өлкәләрдә эшләүче, тырыш, булдыклы, милли рухлы хатын-кызларыбыз сайланды. Шулай ук һәрбер авыл җирлегендә дә “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмалары булдырылды. Авыл җирлекләрендә китапханәләрдә белемле, халык белән һәрчак тыгыз элемтәдә булган хатын кызларыбыз эшли. Шуңа күрә дә авыл җирлекләрендә китапханәчеләр оешма җитәкчеләре булып сайландылар. Һәрбер авыл җирлегенең “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе еллык эшкә планнар төзеде һәм шул план нигезендә шактый эшләр башкарылды. Һәр айда оешма җитәкчеләре белән җыелышлар уздырылды.

“Чиккән сөлгем – күңелем көзгесе, кулъяулыгым – сөюем билгесе” – кул эшләре бәйгесенең район турында башлангыч класс кызларының да катнашуы аеруча сөендерде. Бу бәйгедә актив катнашкан кызларыбызга 30 августта Республика көне уңаеннан Теләченең ял паркында уздырылган бәйрәмдә “АК КАЛФАК” хатын кызлары оешмасы исеменнән бүләкләр тапшырылды.Шулай ук бу бәйрәмдә милли ризыкларыбыздан бик зур чәй өстәле ясап Теләче халкын шифалы үлән чәйләре белән сыйладык. Милли киемнәрдән киенгән кызларыбыз һәркемне якты йөз белән нәкъ татарча кунак итте. Шушы матур гадәтне без хәзер һәр бәйрәмдә диярлек кулланабыз.Кызларыбыз бер дә иренмичә бу бәйрәмнәргә тәмле-тәмле ризыклар пешереп килә.Теләгән кешеләрне үзләре хәзерләгән ризык пешерү серләренә дә өйрәтәләр.

“АК КАЛФАК” татар хатын-кызларының Казанда оештырылган мастер-классларда катнашып Зөлфия Махмутова милли ризыклар пешерү серләренә өйрәнеп кайтты. Монда булган хис-кичерешләре белән ул җирле радио һәм матбугат аша районыбыз халкын да таныштырды. Шулай ук районыбызның “АК КАЛФАК” оешмасы членнары белән очрашуда да аш-су хәзерләүдә яңа өйрәнеп кайткан серләре белән уртаклашты.

Әлбәттә, әллә нинди зур ачышлар ясарга өлгермәсәк тә, авылларда да “боз кузгалды” дип әйтә алабыз. Мәсәлән, Казаклар авылында китапханә каршында эшләп килүче “ахирәтләр клубына” йөрүче әби-апалар авылда нинди генә матур чаралар үткәрмиләр? Әле күптән түгел генә “Яңа гасыр”теливедениесе аша “Орчык бәйрәменнән” өзекләр күрсәттеләр. Бу җирлеккә яңа мәдәният йорты ачу тантанасына килгән призедентыбыз Рөстәм Миңлеханов та аларның чыгышын бик яратып карады. Хәтта,”чынлап та авылда шулай йон белән эшләүчеләр барме мени әле”-дип кызыксынды. Һәм бик яратып рәхмәтләрен җиткерде.

Китапханәләребездә һәрдаим хатын-кызларыбызның кул эшләреннән күргәзмәләр оештырабыз, шулай ук чигү, бәйләү серләренә өйрәтүче мастер-класслар да үткәрәбез. Күп кенә авылларда “Оста куллар” берләшмәләре эшләп килә. Комитет членнары белән берлектә мәктәпләрдә уздырылган “Бишек җырлары”, ”Сөлге бәйрәмнәрен”дә еш катнашабыз.”АК КАЛФАК”оешмасының комитет члены “Теләче” газетасы журналисты Алсу Җиһаншина безнең эшчәнлекне матбугатта яктыртып та бара.

Әлбәттә, әле эшлисе эшләребез бик күп: яшерен батырын түгел, авылларыбызда хатын-кызлар арасында эчкечелек кебек ямсез күренешләр булуы бигрәк җанны борчый. Аларны ничек бу упкыннан йолып алырга, ничек ярдәм итеп була? Иманлы, тәрбияле, гореф-гадәтләребезне тирәнтен белгән татар кызы беркайчан да мондый түбәнлеккә төшми. Шуңа күрә бу юнәлештә безгә эшлисе дә эшлисе әле.

Теләче районының “Ак калфак”
татар хатын кызлары оешмасы җитәкчесе
Ризидә Дәүлиева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*