tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Теләчедә балалар Сабантуйга бирнә җыя
Теләчедә балалар Сабантуйга бирнә җыя

Теләчедә балалар Сабантуйга бирнә җыя

Теләчедә “Аленушка” балалар бакчасы балалары Сабантуй бәйрәменә бирнә җыя. Шул рәвешле Теләче “Ак калфак” оешмасы вәкилләре зур эшкә алынган. Алар кечкенәдән үк балаларны үзебезнең гореф-гадәтләрне сеңдереп үсүе өчен тырыша. Киләсе атнада узачак Сабан туена балалар өйдән-өйгә йөреп, кулъяулык-сөлгеләр җыйды. Нәниләр өчен бу күңелле дә, файдалы да тәҗрибә булды.

Сабантуйга сөлге, бүләкләр җыю борынгыдан килгән күркәм йолабыз. Яшь киленнәр Сабантуй батырына дип сөлгеләр чиккәннәр. Шул рәвешле кул эшләренә осталыкларын, уңганлыкларын күрсәткәннәр. Матур сөлге батыр иңенә салынганчы, колгада җилфердәп, аңа дан җырлап торган. Бу йола халкыбызның юмартлыгын, кунакчыллыгын да күрсәткән инде, минемчә. Сабантуйның бөтен халык бәйрәме булуын ишарәләгән. Ни кызганыч, бу күркәм йолаларыбыз берәм-берәм гасырлар тузанына күмелеп, югалып баралар. Шуңа да район балалар бакчаларында  һәр елны сөлге җыюны оештырулары хуплауга, яклауга лаеклы гамәл.

Быел да “Аленушка” балалар бакчасына йөрүче нәниләр район үзәгенә, Теләче авылына беренчеләрдән булып Сабантуй рухын алып керделәр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*